Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Чүпрәледән 70кә якын ир-егет армия сафларын тулыландырачак
2014 елның 8 октябре, чәршәмбе
1октябрьдән Россия Кораллы Көчләренә хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды. Хәзерге кампания вакытында армиягә алынучылар саны ике тапкырга кимрәк булачак.
Хәрби форманы илдәге 150 меңнән артык егет кияргә тиеш.Татарстаннан армия сафларын бу чакырылышта барлыгы дүрт меңнән артык егет тулыландырачак. Шуның 70 кә якыны Чүпрәле районыннан булыр дип көтелә. Мәгълүм булганча, армия хезмәтенә 18 дән 27 яшькәчә булган егетләр алына. Быел хәрби хезмәткә язгы чакырылыш 1 октябрьдән башланды һәм 31декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Хәрби комиссариатларның чакырылыш пунктларында бүгеннән эш башланды. Егетләрне махсус комиссия җентекле рәвештә тикшерә. Хәрби частьләргә беренче эшелонны озату ноябрь аеның беренче декадасына планлаштырылган. Район хәрби комиссары Вил Нуруллин Ватан алдындагы изге бурычны үтәүдән качмаска чакыра. "Андый егетләр күп өстенлекләрдән мәхрүм калырга мөмкин. Быелдан башлап армиядә хезмәт итмәгән кеше җитди эшкә алынмаячак. Егет үз тормышын катлауландыра гына”,- ди ул.
Шунысы куанычлы, әлеге кадәр Чүпрәле солдатлары йөзгә кызыллык китермәгән, алар турында командирлардан бары тик уңай хәбәрләр генә алына. Алдагы елларда да шулай була күрсен. Иске Чүпрәледән Рушан Ракипов, Илдар Камалов һәм Марсель Яфизов кыска гына вакыт эчендә хәрби әзерлек отличниклары булып өлгергәннәр. Вил Ринатовичның ассызыклавынча, хәзерге чакырылышта төп игътибар хәрби белгечлеге булганнарга биреләчәк икән. 70 солдатның 70 процентка якыны хәрби хезмәт өчен белгечлеккә ия. Алар арасында “С” категорияле 16 шофер бар, махсус гаскәрләрдә хезмәт итү өчен контроль- тикшерү органнары 20 егеткә “Рөхсәт” биргән. Егетләрнең күпчелеге Көнбатыш һәм Үзәк хәрби округларында хезмәт итәчәк. Бер төркем егетләр Трехгорный шәһәрендәге шефлык итүче частька да озатылыр дип көтелә. -Көзге чакырылыш дәвам итә. Медицина һәм призыв комиссияләренә булачак солдатларга әти-әниләре белән килү мөмкинлеге дә тудырылды. Һәркайсын тыңлап, карарлар кабул итәчәкбез. Безнең алга армиягә һәм флотка мөмкин кадәр күбрәк кеше озату бурычы куелмый. Иң мөһиме –сыйфат күрсәткечләре,- дип дәвам итә сүзен хәрби комиссар. Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән Ватан сакчыларына ай саен бушлай 30 минут сөйләшү һәм 10 смс хәбәр җибәрү мөмкинлеге бирелә. Егетләргә банк карталары да тапшырыла. Анда аларга ай саен 2 мең (ятимнәргә – 3 мең) сум акча күчерелә. Соңгы елларда армия сафларына контракт буенча хезмәт итүчеләр күп алына башлады. Алдагы ун елда армиянең 60 процентка якынын контрактчылар тәшкил итәчәк. Сер түгел, Россия Федерациясенең Кораллы Көчләрен контракт буенча хәрби хезмәт үтүчеләр белән комплектацияләү Федераль программасына бәйле рәвештә, район хәрби комиссариаты гражданнарны сайлау өстендә җитди эш алып бара. Хәзерге вакытта районнан 60 кеше контракт буенча гаскәрләрдә хезмәт итә. Быел гына да ун якташыбыз хәрби ббулырга теләк белдергән. Беренчел контракт 3 елга төзелә.
-Контракт буенча хезмәт итәргә теләге булган гражданнарга аерым таләпләр билгеләнгән: 19–40 яшьлек, белеме 9 класстан да ким булмаска, сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраклы булырга, һөнәри һәм психологик сайлап алу үтәргә, физик әзерлектә минималь норматив нәтиҗәләре таләпләренә җавап бирергә тиеш. Гади солдат һәм сержант буларак хезмәт итүчеләрнең акча белән тәэмин ителешләре аена – 18 000 мең сумнан алып. Барлык өстәмә түләүләр, хезмәт итү еллары, вазифа, һөнәри осталык дәрәҗәсе, региональ коэффициент һәм индексацияләрне истә тотып, хезмәт хакы күтәрелә барачак. Шулай ук, әлеге гражданнар хәрби хезмәт чорында торак биналар, тулай торак белән тәэмин ителәләр яки торак өчен акчалата компенсация алырга хокуклы булалар. Ә 20 ел, кайбер очракларда 10 ел хезмәт итүчеләр даими торак биналар ала ала. Шулай ук ипотеканы кулланып, бушлай шәхси торакка ия булу мөмкинлеге дә каралган. Хезмәт итү дәверендә белем бирү учреждениеләрендә уку, хезмәттән азат ителгән очракта, дәүләт белем бирү йортларына өстенлекле керү хокукы, хәрбиләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының хәрби-медицина учреждениеләрендә бушлай каралулары, азык-төлек һәм кием-салым, бушлай юл йөрү белән тәэмин ителеш гарантияләнә,- дип тулы ачыклык кертте Вил Ринатович.
Рәшит ФӘТХУЛЛОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
17
декабрь, 2025 ел
2025 елның 18 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 17 декабрендә 18 сәгатьтән 18 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз