Чүпрәле егетләре Алабуга шәһәрендә көч сынаштылар

2014 елның 8 октябре, чәршәмбе
Үткән көннәрдә Алабуга шәһәре Татарстанның 1996-97 елда туган  көрәшчеләрен үзенә җыйды.

46 команда арасында Чүпрәле районыннан тренер Фәрит Мифтахов җитәкчелегендәге яшүсмерләр: Илназ Сабитов, Раил  Камалов, Дамир Мөдәррисов, Фаил Бахтиев–Татар Бизнәсеннән, Матак авылыннан  Алексей Шингарев, Татар Саплыгыннан Динар Җаббаров, Иске Кәкерледән  Айрат Идрисов,  Илгиз Садертдинов көч сынаштылар.  Егетләребез күркәм көрәш алымнары күрсәтеп, турнир бүләкләренә ия булдылар.


Гөлия Фәизова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International