Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Һәвәскәр шагыйрь Шаләм янында
2014 елның 8 октябре, чәршәмбе
Чәке яклары үзенең гүзәл табигате белән генә түгел, күренекле шәхесләре белән дә данлыклы. Әлеге авыллардан язучылар, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләре, профессорлар, сәнгать әһелләре, җырчылар чыккан.
Алар арасында һәвәскәр язучы Шаләм Баһаветдинов та бар. Шушы көннәрдә авыл мәдәният йортында аның иҗатына багышланган әдәби зур чара үткәрелде.
Авторның “Хәтердә сакланган мизгелләр” исемле китабын тәкъдим итүгә багышланган кичәне Татар Шатрашаны авылы китапханәчесе Әнүзә Садыйкова ачып җибәрде. Залда әлеге автор сүзләренә язылган җыр яңгырый. Аның көен дә шушы авыл турындагы берничә шигырьне нотага салучы Шамил Мөбинов язган. Бүген бирегә районыбызның танылган язучыларыннан Рафаил Субаев белән Азат Вахитов та чакырылган. Авылның үз талантлары да монда. “Сабый Шаләм 1938 елның 20 февралендә Тула өлкәсенең Казановка авылында шахтер гаиләсендә дөньяга аваз сала. Аларның гаиләсе 1935 елда биредәге шахтага күчеп килгән була. Аңа өч яшь тулгач, Бөек Ватан сугышы башланып китә. Ирен сугышка озаткан Алия апа кечкенә Шаләмне алып туган авылы Түбән Чәкегә кайта. Шаләм Җиһанша улы авылда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, 1952- 1955 елларда Иске Чүпрәле урта мәктәбендә белем ала. Аннан соң ул хезмәт юлын Ульяновск автозаводында башлап җибәрә. Политехника институтында укып югары белем ала, “Промпроект” конторасында проектлар сызу һөнәрен нык үзләштереп, шушы эшкә бөтен гомерен багышлый,”- дип таныштырудан башлады очрашуны Әнүзә ханым. Аннан соң сәхнәгә автор үзе чакырылды. Шаләм Баһаветдинов әлеге шигырьләр җыентыгының ничек барлыкка килүе, шигырьләрнең кайчан һәм ничек язылу тарихы, китап иттереп чыгару өчен күп тырышлык куелуы турында сөйләде. Әйе, аның иҗаты вакыйга-хәлләр, уй-кичерешләр белән үреп бирелә. Эпик табигатьле һәм тормышчан хисле куплетлар күп очрый. Тезмә һәм чәчмә юллар катнашмасыннан төзелгән шигырьләр укучы өчен җиңел аңлаешлы. Проза белән язылганнары да очрый. Алардагы чынбарлык күренешләре, заман вакыйгалары тасвирланып, үзара катнаштырып бирелә.Бу хакта аксакал язучыбыз Рафаил Субаев һәм райондашларыбызга үзенең Есенин стилендә язган шигырьләре белән танылып өлгергән Азат Вахитов та ассызыклап үтте. Шаләм Җиһанша улы гомере буе туган ягын, татар халкын ихтирам итеп, горурланып яши. Аның әлеге китабында да Ватан, туган ил темасы тирән яктыртыла. Авторның шигърияткә, иҗатка, җыр- моңга булган мәхәббәте шушы якларның гүзәл табигатенә, күренекле шәхесләренә сокланудан килеп чыгадыр. -Бу китапта тәкъдим ителгән шигъри әсәрләр, авторның гомере буена җыела килгән һәм тормыш сукмаклары аша урау юллар үтеп тә, барыбер үз сукмагын табуга ирешкән энҗеләре- аның рухи эчтәлеген чагылдыра,- ди Әнүзә Садыйкова.
Сәхнә түренә чыгып сөйләүчеләр күп булды. –Шаләм абыйның әсәрләре укучыны тирән уйларга сала, дөньяга карашын үзгәртә, үткәннәрне уйлап, киләчәкне күзалларга булыша. Аның иҗат җимешләре кешене хисләр дәрьясында айкап, бик күп сораулар алдына куя, уйланырга мәҗбүр итә,- диделәр шагыйрьнең авылдашлары. Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Гөлфия Яфизова да җирле талантларны барлау нәтиҗәсез калмас ди. Әлбәттә, урыннардагы мондый очрашулар милләтебезне, телебезне үстерүгә бер этәргеч ясар, хәзерге буын яшьләрен матур әдәбиятка тартуда яңа бер адым булыр. Кичәдә катнашучыларны китап укучыларның кимү баруы бик борчыды. Бу хакта да төрле фикерләр әйтелде, китапханә киштәләрендәге рухи байлыгыбыздан әкренләп читләшә баруыбызга кем гаепле? Үзебезме, әллә инде замана җилеме?
Рәшит ФӘТХУЛЛОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
17
декабрь, 2025 ел
2025 елның 18 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 17 декабрендә 18 сәгатьтән 18 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз