Татарстан Президенты авыл хезмәтчәннәрен мактады

2014 елның 8 октябре, чәршәмбе
Авыл – илебезнең нигезе. Әгәр дә авылны үстерү, камилләштерү өстендә эшләмәсәк, без әлеге нигезне югалтачакбыз, дип саный Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Җитәкче сүзләренә караганда, авыл хуҗалыгы илне азык-төлек белән тәэмин итүгә генә хезмәт итә дип уйлау ялгыш фикер.

Бу көннәрдә Татарстанда Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәләр. Әлеге уңайдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән очрашты. Чарада Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев та катнашты.

- Агымдагы ел авыл хезмәтчәннәре өчен шактый авыр башланды. Аның ничек тәмамланачагы барыбызны да борчуга салды. Сөенечкә, Аллаһы Тәгалә безне ташламады. Ә авыл хуҗалыгында тир түгүчеләрнең тырыш хезмәте республиканы ашлык, яшелчә һәм бәрәңге белән тулысынча тәэмин итәргә ярдәм итте. Ит, сөт, шикәр чөгендере буенча күрсәткечләребез дә шактый уңай, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында.

Президент сүзләренә караганда, Татарстан җитәкчелеге республиканың агросәнәгать комплексын үстерү өстендә алга таба да эшләячәк. Санкцияләргә бәйле рәвештә бу эшчәнлеккә тагын да зуррак игътибар бирергә уйлыйлар.

- Безнең авыл хуҗалыгы өлкәсе көндәшлеккә сәләтле тармак. Без сыйфатлы продукция җитештерәбез. Икътисад базарында аларга ихтыяҗ, һичшиксез, зур һәм без бу мөмкинлектән тиешенчә файдаланырга тиешбез, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Сөт һәм ит җитештерү арта

Быелгы ел нәтиҗәләренә килгәндә, сөт җитештерү өлкәсе аеруча уңышка ирешкән тармаклардан санала. Узган ел белән чагыштырганда быел җитештерелгән сөт күләме 35-36 мең тоннага күбрәк булыр, дип планлаштыралар.

- Узган елларда без корылыкка һәм финанс проблемаларына бәйле рәвештә сөт җитештерү күләменең кимүен күзәтә идек. Быел исә бу тармакны шактый алга җибәрүгә ирештек. Үсеш якынча 2-2,5 процент булыр, дип өметләнәбез, - ди Марат Әхмәтов.

Быел сөткә бәя дә узган ел белән чагыштырганда югарырак икән. Шуңа күрә сөт җитештерү белән шөгыльләнү Татарстан өчен шактый отышлы булып кала бирә.

- Сөт җитештерү – авыл хуҗалыгының үзенчәлекле тармагы. Биредә кеше факторы бик зур роль уйный. Мәсәлән, башка тармаклар көннән-көн “акыллырак” була барса, сөт турында алай дип әйтеп булмый, - дип ассызыклый министр.

Ит тармагындагы күрсәткечләргә килгәндә, быел якынча 0,5 миллион тонна ит җитештерелер, дип уйланыла. Әлеге санны узган елга караганда кимрәк дип әйтеп булмый. Киресенчә, үсеш якынча 2-2,5 процентны тәшкил итәргә тиеш.

- Быел терлекләрнең баш санын саклап калуга ирештек. Шулай булуга да кармастан, бу өлкәдә проблемалар да юк түгел. Мәсәлән, шәхси ярдәмчел хуҗалыкларны гына алыйк. Кызганыч, безнең тарафтан кабул ителгән чаралар тиешле нәтиҗәсен бирми. Бу өлкәдә терлек саны кимү тенденциясе һаман да күзәтелә, - дип саный Марат Әхмәтов.

Ә менә дуңгыз һәм кош итенә бәяләр шактый арткан. Шуңа күрә югары технологияле җитештерүчәнлек белән шөгыльләнә торган эре инвесторлар яңа проектлар өстендә эшли башлаган. Хәзерге вакытта алар әлеге эшчәнлек өчен мәйдан сайлау, техника сатып алу кебек эшләр белән мәшгуль, ди министр. Мәсәлән, “Камский Бекон” компаниясе ит җитештерүне якынча 50 мең тоннага арттырырга әзерләнә. Ә “Агросила Групп” компаниясе исә кош ите җитештерүне 100 мең тоннага арттырырга планлаштыра. “Ак Барс Холдинг” та да шундый ук хәл. Биредә дуңгыз ите җитештерүне 12 мең тонна, ә кош ите җитештерүне 40 мең тоннага арттыру күздә тотыла.

Яңа инвесторлар кирәк

Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, Татарстан үз ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерергә сәләтле төбәк. Тик төп максат башкада булырга тиеш.

- Төп бурыч – Россия базарында тагын да югарырак урын яулауга ирешү. Билгеле булганча, бүгенге көндә Россиядә иткә булган ихтыяҗның чиреге читтән китерелә. Читтән кертелә торган сөт продукциясен сөткә әйләндереп санасак исә, бу – 10 миллион тонна (!) дигән сүз. Мондый шартларда без, алдынгы төбәк буларак, Россия базарында, һичшиксез, үз урыныбызны яуларга тиеш, - дип ассызыклады министр.

Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагына чит төбәкләрдән стратегик инвесторлар җәлеп итү кирәк.

- Әйе, Татарстан – илнең иң үзенчәлекле төбәкләреннән. Бездә финанс тотрыклыгы да бар. Шулай да, республикабыз авыл хуҗалыгына җәлеп итәргә мөмкин булган инвесторлар потенциалын тулысынча кулланды, дип әйтергә мөмкин, - ди Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

Җитәкче сүзләренә караганда, Россиядә чит ил һәм федераль инвесторлар белән эшләүче төбәкләр юк түгел. Удмуртия, Краснодар крае, Воронеж, Брянск, Орел өлкәләре кебек регионнар шуларның кайберләре генә.

- Миңа калса, безгә бу эш белән иртәрәк шөгыльләнә башлыйсы булган. Ник дигәндә, үз инвестицияләрен Россиянең башка төбәкләренә керткән компанияләр Татарстанга да киләчәк дигән ышаныч юк. Шуңа күрә мин соңгы вакытта ни өчен инвесторлар җәлеп итү эшчәнлеген иртәрәк башламадык икән, дип үз-үземне шелтәлим, - ди Марат Әхмәтов.

Кадрларга ихтыяҗ бетәрме?

Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы тармагындагы иң мөһим проблема – кадрлар мәсьәләсе. Авыл хезмәтчәннәренең хезмәт хакы һаман да шактый түбән булып кала бирә. Мондый шартларда кешене авылда калуга өндәү бернинди дә уңай нәтиҗәләргә китермәячәк.

- Кадрлар мәсьәләсен хәл иткәндә, авыл җирлегендә яшәүче кешеләрнең көнкүреш проблемаларын күздә тотып эш итәргә кирәктер. Бүгенге көндә урыннарда белгечнең хезмәтен тиешенчә бәяләү җитми. Аларга авыл хуҗалыгында эшли торган кешенең уртача хезмәт хакын түләү дөрес түгел, чөнки, беренче чиратта, ул - оештыручы. Аның хезмәте эш нәтиҗәлелегенә дә шактый зур тәэсир ясый бит... Яшь белгечләрне авылда калдыру турында уйлаганда, торак мәсьәләсен дә икенче планга кую ярамый. Шуңа күрә без быел авыл хуҗалыгында эшләүче гаиләләргә 1,5 миллиард сум күләмендә тоарк субсидияләре бирергә уйладык. Аларның 1 миллиард сумы республика бюджетыннан булса, калганы – федераль акчалар, - дип сөйләде министр.

Авыл хуҗалыгындагы кадрлар мәсьәләсен хәл итүнең тагын бер юлы – тармакны яңарту, техник яктан җиһазландыру программасын камилләштерү кирәк. Шул чагында дүрт кеше башкара торган эшне бер кеше эшли алыр иде.

Рәмзия ЗАКИРОВА
http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International