Грипп республикага гыйнвар аенда киләчәк

2014 елның 8 октябре, чәршәмбе
Гриппка каршы вакцинация буенча план республикабызда 50 процентка үтәлгән. Прививка ясатып өлгермәгәнннәргә исә сузмаска киңәш итәләр. Грипп бу юлы гыйнвар уртасында килер дип көтелә. Моңа кадәр организм вируска каршы иммунитет булдырырга тиеш.

Узган елда көзге-кышкы чорда Татарстанда яшәүчеләрнең 23 проценты вакцинацияләнгән. Бу шактый зур күрсәткеч. Шуңа да республикабызда грипп белән авыручылар исәбе дә алай ук зур булмаган. Россиядә бу чир халыкның 5,4 процентын аяктан екса , бездә нибары 4,5 процент авырган. Шулай ук эпидемия үсеш алган чор да кимрәк – нибары 8 атна булган.

Быел ирешелгән уңай нәтиҗәләр белән генә канәгатьләнмичә, прививканы 27 процент халыкка ясау бурычы куйганнар. Сөенечкә, бу юлы вакциналар да вакытында булдырылган. Федераль бюджет хисабына “Гриппол” һәм “Гриппол плюс”ның 932 мең дозасы кайтарылган.

Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин сүзләренчә, вакцинацияне быел 1 ноябрьгә кадәр тәмамлау ниятләнә. Аның сүзләренчә, гриппка каршы прививка ясатудан баш тарту өчен бары ике сәбәп кенә була ала – кешенең чирләве һәм аллергия.

- Авырган кешегә прививка ясатырга ярамый. Шулай ук аллергикларга, бигрәк тә тавык йомыркасы аксымына реакция күзәтелгәннәргә, сак булырга кирәк. Чөнки бу аксым вакцина составында бар.  Башкалар һичшиксез вакцинацияләнергә тиеш. Бу эпидемия булдырмауның иң нәтиҗәле ысулы, - дип белдерде Гадел Вафин.

Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Альбина Малова гриппка каршы вакцинацияләүнең зарары турында сөйләшүләрнең дөреслеккә туры килмәвен ассызыклады. Аның сүзләренчә, бу аерым бер фармакология компанияләренең стратегиясе дигән шик тә бар. Бер кешенең гриппны кисәтүгә, авырган очракта дәвалануга чыгымнары 5 мең сум тирәсе тәшкил итә бит. Бу үз продукциясен сатуда кызыксынган фармацевтика вәкилләре өчен отышлы гына.

- Бүгенге вакциналарны 10 ел элек булганы белән чагыштырып булмый. Бүгенгеләре тулысынча диярлек зарарсыз. Нинди дә булса кискен реакцияләр булу ихтималы бик аз. Ә менә вакцинация үтмичә грипп белән авырып киткән очракта, авыруның көчәюе – пневмония, менингит һ.б. шактый еш күзәтелә. Кеше гомерләре күбрәк шулар сәбәпле өзелә, - ди Альбина Малова.

Исегезгә төшерәбез, сабыйларга (6 айдан башлап), балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләргә, мәктәп укучыларына, медицина хезмәткәрләренә, шулай ук гомумбелем учреждениеләрендә, транспортта һәм ЖКХ өлкәсендә эшләүчеләргә һәм 60 яшьтән өлкәнрәкләргә гриппка каршы прививканы бушка ясыйлар. Шулай ук быел мәҗбүри вакцинацияләү армиягә чакырылучы егетләргә дә кагылачак. Шулай ук яңалыкларның берсе – быелдан гриппка каршы прививка бушлай ясатылучы категориягә корсаклы хатын-кызлар да кертелгән. Башкалар прививканы үз хисабына ясата ала.

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International