“Исәнмесез” - бар, “здравствуйте” - юк

2014 елның 8 октябре, чәршәмбе
Укучылар энә белән кое казый башлавына да бер ай үтте. Димәк, бу аларның татар һәм рус телләрен дә ныклап өйрәнергә кереште дигән сүз. Теге яки бу телне өйрәнгәндә, кайвакытта белгән сүзеңнең тәрҗемәсен дә искә төшерә алмый азапланасың. Мондый вакытта нәрсә ярдәмгә килә? Әлбәттә, сүзлек. Компьютер технологияләре заманында күп сүзлекләрнең, мобиль кушымта буларак, смартфон, планшетлар эченә менеп  “кунаклавы” беркемгә дә сер түгелдер...

Быелның июль ахырында Татарстан Фәннәр академиясенең “Гамәли семиотика” фәнни-тикшеренү институты махсус кушымта чыгарды. Ул Android платформасында эшли торган смартфоннар өчен русча-татарча, татарча-русча сүзлек. Анда 60 мең сүз бар. Инде өченче аен эшләп килгән әлеге кушымтада нинди үзгәрешләр бар икән?

Мобиль кушымта ничек яңара?

- Хәзерге вакытта кушымтаның сыйфатын арттыруда эш алып барыла. Моннан тыш, кушымтаның клавиатурасын яңартабыз һәм планшетлар өчен версия чыгарырга исәплибез, – ди Татарстан Фәннәр академиясенең “Гамәли семиотика” фәнни-тикшеренү институтының когнитив тикшеренүләр бүлеге җитәкчесе, физика-математика фәннәре кандидаты Ринат Гыйльмуллин. – Аннан соң техник яктан берничә мәсьәлә бар. Шулай ук кушымтаны башка, киңрәк таралыштагы платформаларда, мисал өчен iOS та кулланып булсын өчен эшләр алып барыла.

Windows Phone гаджетлары өчен әлеге сүзлекне инде кулланып була. AppStore да нәшер итү үзенчәлекләре аркасында аны iOS платформасында эшли торган гаджетларда әлегә күреп булмый. Ләкин сүзлек анда да чыгачак. Ул ел ахырына кадәр пәйда булыр, дип көтелә.

Сүзлек составы да үзгәрә

Кушымтадагы лексика арттырыла, яңа сүзләр өстәлә бара. Мисал өчен, интернетта хәзер нинди лексика күбрәк кулланыла, проектны эшләүчеләр шуны анализлый икән. Еш кулланыла торган сүзләр белән сүзлекне тулыландыру юнәлешендә эш алып барыла. Иске, хәзерге вакытта кулланылмый торган сүзләр кушымтада булган очракта алар, киресенчә, алып атыла. Чөнки сүзлек базасының күләмле булуы бик үк яхшы түгел, дип әйтә проектны эшләүчеләр. Сүзлек күләм ягыннан җыйнак булырга тиеш.

60 меңлек сүзлекне төзүчеләр интернетта иң еш очрый һәм кулланыла торган мең, ике мең, ун мең сүзне терки. Ул сүзләрне мобиль кушымтаның базасы белән чагыштырып карыйлар. Анда булган очракта, тәрҗемәләре дөресме-юкмы икәнен тикшерәләр. Булмаган очракта, сүз кушымтага өстәлә бара.

Кушымтаны кемнәр әзерли?

Проектны “Гамәли семиотика” фәнни-тикшеренү институты Aim studio   белән берлектә эшләнелгән. Әлеге махсус кушымтаны әзерләү, тулыландыруда Фәннәр Академиясе һәм КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты лингвистлары, филологларының күп тырышлыгы куелган. Кулланучыларның бәяләмәләре дә исәпкә алына.

Мобиль сүзлек “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы кысаларында эшләнелә. Эш барышында әллә ни проблема тумаган, чөнки ул нульдән алып башланган эш түгел. Институтның күптәннән тупланып килгән фәнни базасы да җитәрлек. Гомумән, эшләнелгән әсбаплары да бик күп.

Киләчәктә шушы кушымта аркылы сүзләрне генә түгел, ә сүзтезмәләрне тәрҗемә иттерү нияте дә бар. Ләкин бу планнар әлеге сүзлек кысаларында гына булып кала алмый. Ул күбрәк тәрҗемәче программага бәйле. Дәүләт программасы буенча төрле юнәлешләр бар. Әлеге юнәлештә дә эшләр алып барыла, кайбер продуктлар 2015-2016 елларда чыгарга тиеш.

Зарланучылар да очрый

Сүзлекне кулланучылар яшенә күз салсак, ул 20-28 яшьлекләр арасы. Мобиль кушымтаны, гадәттә, мәктәп укучылары, студентлар, татар теле белән кызыксынучылар үзенә йөкли. Кушымтада ниндидер сүзләр җитеп бетмәүгә зарланучылар да бар. Мисал өчен, сүзлектә “здравствуйте” дигән сүз юк. Ләкин шул ук вакытта “исәнмесез!” дигән сүз бар. Яки, киресенчә, дә булырга мөмкин. Бу хата тиз генә төзәтелә алмый икән, ул икенче этапта дөресләнәчәк. Сүзләрнең тулы формалары бирелмәсә дә, кыска формаларын (мәсәлән, “здравствуйте” урынына “привет” сүзе) табарга була. Хаталы тәрҗемәләр буенча зарланучылар әлегә юк диярлек. Кулланучылар сүзнең язылышы белән беррәттән тавыш ярдәмендә әйтелешен дә сорыйлар икән. Бу мәсьәлә исә үзенчә бер “фишка” булып хәл ителәчәк.

Бары 500 тапкыр гына йөкләгәннәр

Шушы кушымтаны рекламалау буенча да планнар зурдан, дип уртаклашты безнең белән Ринат Гыйльмуллин.

- Без сез кызыксынган продукт белән генә чикләнмибез. Бу әле эшебезнең бер этабы гына. Озакламый Т9 системасы да кертергә җыенабыз. Мәсәлән, “Сәлам! Хәлләр?” дип язганда, ул “хәлләрегез ничек?” дигән гыйбарәне тәкъдим итәчәк. Киләчәктә мәгълүмати порталыбыз да булачак, хәзергә исә әле сайтыбыз гына бар. Эшләп чыгарган продуктларыбыз турында мәгълүмат безнең порталда булачак. Хәзерге вакытта гаджетлар өчен ясалган 60 мең сүз кергән сүзлек турында социаль челтәрләрдә актив фикер алышу бара, – диде ул.

Мобиль кушымта әлегә 500 тапкыр гына йөкләнелгән. Проектны эшләүчеләрнең бу санны, әлбәттә, арттырасы килә. Йөкләнүләрнең шундый аз санда булуның беренче сәбәбе – реклама җитеп бетмәүдән, кеше белмәгәнлектән, дип уйлый алар. Тора-бара без сүзлекне тагын да тулыландырачакбыз, ди сүзлекне төзүчеләр. Кушымтаның функциональ ягына игътибар итәргә җыеналар. Мисал өчен, сүзне әйтеп, кушымта аны, тавыш буенча аңлап, тәрҗемәсен язып күрсәтсә, тагын да кызыграк булыр иде. Бу ысул кулланучылар санын артырырга да ярдәм итәр, дип саный белгечләр.

Проектның барлыкка килүенә инде бер ай вакыт узса да, кушымтаның сүзлек байлыгы әлегә шул ук 60 мең кала бирә. “Ләкин мин сүзләрнең гомуми күләме азрак калыр, күбрәк иске, кулланылмый торган сүзләрне алып атып, яңа сүзләр белән тулыландырырбыз, дип уйлыйм”, – ди Ринат Гыйльмуллин.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International