Татарстанга тәртипле мигрантлар кирәк

2014 елның 7 октябре, сишәмбе
2013 елда Татарстанда миграция исәбенә 197 мең кеше бастырылган. Мигрантлар республикабызны инде күптән үз итте - аларның исәбе ел саен артуга таба бара. Читтән килүчеләр саны 2009 ел белән чагыштырганда 59 процентка артыграк хәзер.

Белүебезчә, читтән килүчеләрнең күпчелеге үзләрендәге хәерчелектән, начар тормыштан кача. Республикабыз исә, даими үсештә булган төбәк буларак, аларга зур мөмкинлекләр вәгъдә итә. Татарстанга, үз чиратында, эшче куллар бик кирәк. Бигрәк тә квалификациясез хезмәт төрләрендә эшчеләргә кытлык сизелә.

Быел читтән килүче гражданнарга эшкә урнашуга рөхсәт узган елдагыга караганда 8 процентка күбрәк бирелгән. 24 меңнән артык мигрант республикабыз территориясендә хезмәт куярга хокуклы. Квота әкренләп тула инде. Өстенлек Украина гражданнарына бирелә икән.

- Бүген безгә эшче көчләр, белемле белгечләр кирәк. Әмма Татарстанда җинаятьче мигрантлар булмаска тиеш. Без республикада яшәргә, укырга һәм эшләргә теләгән һәм закон бозмаучы чит ил гражданнарына ярдәм итәргә әзер, - дип, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та даими әйтеп килә.

Шулай да берәүләр республикабыз территориясенә легаль рәвештә рөхсәт алып керсә, икенчеләр законсыз үтеп керә. Быел гына да миграция өлкәсендә 13 меңнән артык хокук бозу очрагы теркәлгән. Легаль булмаган миграциягә каршы актив көрәш алып барыла.

- Суд карары буенча республикабыз территориясендә законсыз яшәүче чит ил гражданнары өйләренә озатыла. Кыенлыклар бернинди документлары булмаганнар белән генә килеп чыга. Бүгенге көндә бездә 45 шундый кеше бар, - ди Федераль миграция хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Вәлиуллов.

Закон бозып, чит ил гражданнарын үз фатирында теркәп акча эшләүчеләрне ачыклау юнәлешендә дә эш алып барыла. Бүгенге көндә миграция хезмәткәрләренең күз уңына 200гә якын “резин” фатир эләккән. Мондый “бизнесменнар”ны ачыклаганнан соң, аларга карата җинаять эше ачу турында карар кылына. Бүгенге көндә 34 шундый җинаять эше тикшерелә.

“Ике бүлмәле фатирда, күп дигәндә, 7-8 кеше теркәлә ала. 10 кеше теркәлсә, бу фатирны инде без “резин” адрес дип исәпкә алабыз”, - ди Рөстәм Вәлиуллов. Ихтыяҗ бар икән, тәкъдимнәр дә була, билгеле. Чит илдән килүчеләр, арадашчылар аша мондый фатирларда теркәлеп, үзләренә генә начарлык эшли, ди ул.

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International