Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Чүпрәлеләрнең торак- коммуналь хезмәтләре өчен бурычлары 200 мең сумнан артык
2014 елның 1 октябре, чәршәмбе
Чүпрәлеләрнең торак- коммуналь хезмәтләре өчен түләнмәгән бурычлары 200 мең сумнан артып киткән.
Халыкның күпчелеге шулай эшли: хезмәт хакы яки пенсия алгач иң беренче итеп коммуналь һәм торак хезмәтләр өчен исәп-хисап ясый. “Ни кызганыч, арада төрле кешеләр бар. Матди яктан шактый хәлле булучылар да төрле сәбәпләргә сылтап, без җибәргән квитанцияләр буенча түләүне кичектереп киләләр. Озак вакытлар түләми торганнарга почта аша уведомлениеләр җибәрәбез, аңа да салкын караучылар бар. Менә конверт, аның эчендә–уведомление. Моны алырга тиешле кеше аннан “отказ” биргән, хатны кире китерделәр,-ди “Чүпрәле коммуналь челтәрләре” җәмгыяте контролеры Гүзәлия Якупова. Шәһәрләрдә, эшчеләр поселокларында түләмәүчеләрне ачыклау, бурычларның җыелу сәбәбен белү максатыннан суд приставлары рейдлар үткәрә. Дөрес, суд приставларының район бүлекчәсеннән белешә башлагач, шундый эчтәлектәге бер эшнең производствога керүе турында әйттеләр әйтүен. Ә коммуналь челтәрләре җәмгыятендәге исемлектә зур- зур суммадагы бурычлыларның саны шактый ук югыйсә. –Кооперативная урамында яшәүче В. Е. әҗәт буенча рекордсмен. Аның бурычы 97 мең 614 сумга җитте. Шушы ук урамда көн күрүче М. Я.- 33, Техническая урамында яшәүче Л. ның 29 мең сум чамасы бурыч түлисе бар. Закон нигезендә суд аша түләтми чара юк инде,- ди җәмгыять директоры урынбасары Марат Хәнҗәров. “Бурычлыга чит илгә чыгу тыела. Суд приставларының әлеге гамәлне законга нигезләнеп башкаруын да онытмаска кирәк. Бурычны түләттерү буенча башкарма эш кузгатылган очракта, бурычлыга хәбәр бирү көненнән соң аны ирекле түләү вакыты “Башкарма эш турындагы” Федераль законның 30 маддәсе нигезендә 5 көн билгеләнгән. Әгәр бурычлы кеше ирекле түләү вакытында бурычын түләмәсә, шул ук законның 112 маддәсе нигезендә бурыч суммасының 7 проценты күләмендә, әмма 1000 сумнан ким түгел, башкарма җыем түләттерелә. Бурычы булган кешенең милкенә арест салына һәм ул сатарга куела. “Башкарма эш турындагы” Федераль законның 87 маддәсе нигезендә милек сатылмаган очракта, ул алда билгеләп үтелгәнчә, дәгъва белдерүченең ризалыгы белән, әмма милекнең беренчел бәясеннән 25 процентка киметеп, дәгъва белдерүчегә бирелә,-ди суд приставы Рамиль Кәлимуллин. Соңгы елларда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү бәяләре арта бару, ул хезмәтләр өчен түләмәүчеләр санын да ишәйтте, билгеле. Алда әйтелгәнчә, хәзерге вакытта чүпрәлеләрнең андый 200 мең сумнан артып киткән. Бу аз акча түгел. Бюджетка шул кадәр акча керсә, район күләмендә күпме эшләр башкарырга мөмкин булыр иде дә бит...Кайбер кешеләр, төрле сәбәпләр табып, күп еллар дәвамында, коммуналь хезмәтләр өчен түләүдән читләшергә тырышалар. Андыйларга карата кисәтүләр дә, аңлату-агарту эшләре алып бару да файдасыз. Шулай булмаганда, уңайлыклар тудырылган фатирларда яшәп тә, коммуналь хезмәтләр өчен күп еллар дәвамында бер тиен акча түләмәгәннәрне ничек аңларга?! Шуны искәртик, Россия Торак кодексының 90нчы маддәсе нигезендә, әгәр квартирда яшәүче (наниматель) һәм аның гаилә әгъзалары, нигезле сәбәпләре булмаган көе, торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен 6 айдан артык вакыт акча түләмиләр икән, аларны суд аша квартирларыннан чыгарып, социаль наемда килешү буенча билгеләнгән кечерәк мәйданлы тулай торак бүлмәсенә күчерергә мөмкиннәр. Район үзәгенең Базарная урамында яшәүче О. А. ны да 17 мең сумга җиткән әҗәте өчен судка бирмәкчеләр. Борындыкның Северная урамында яшәүче дүрт гаилә дүрт елдан бирле коммуналь хезмәтләр өчен исәп- хисап ясамаган.
Рәшит ФӘТХУЛЛОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
17
декабрь, 2025 ел
2025 елның 18 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 17 декабрендә 18 сәгатьтән 18 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз