Республикабызда пенсияләр төгәл билгеләнгән вакытта индексацияләнә һәм график буенча соңармыйча түләп барыла. Бу безнең пенсия системасының төп казанышлары.

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе
Быел, әйтик, хезмәт пенсияләре ике тапкыр арттырылды, 1 апрельдә исә социаль пенсияләр һәм айлык түләүләр күләме үсте. Хәзерге вакытта хезмәт пенсияләренең уртача күләме 10 600 сум дәрәҗәсенә күтәрелде, ә картлык буенча уртача пенсия күләме 11 мең сумга җитте.

Республикабызда бүгенге көндә 1 миллион 82 мең пенсия алучы исәпләнә. Бу картлык, инвалидлык буенча, караучысыз калганнарга түләнә торган пенсияләр. Картлык буенча хезмәт пенсиясен алучылар, билгеле, иң күбе.

Хәзерге вакытта пенсия системасы зур үзгәрешләргә әзерләнә. Киләсе елның 1 гыйнварыннан 2 яңа канун - иминият пенсиясе һәм тупланма пенсия турындагы  федераль законнар гамәлгә керә. Иминият һәм тупланма өлештән торган бүгенге пенсия ике бер-берсенә бәйле булмаган пенсиягә үзгәрә. Хәер, гади пенсионер үзе бу үзгәрешләрне берничек тә күрмиячәк.

Шул ук вакытта бер төркем яңалыклар да көтелә. Киләсе елдан эшләүче гражданинның – хезмәткә яраклы яшьтәге кешенең дә, эшләүче пенсионерның да пенсиясен исәпләүләргә үзгәрешләр кертелә. Эш бирүченең үзендә хезмәт куючы өчен күчерелгән иминият кертемнәре нормативка бүленәчәк. 2002 елга кадәрге эшчәнлек буенча пенсия күләме хезмәт стажы һәм хезмәт хакы күләменнән чыгып исәпләнә. 2002-2014 елга кадәрге эшчәнлек еллары өчен иминият өлешкә күчерелгән акча күләме 19 елга бүленә. Димәк, һәр яшь категориясенең пенсияләре төрлечә исәпләп чыгарылачак.

Шул ук вакытта гамәлгә керүче яңа пенсия системасы кеше лаеклы ялга чыгу яшеннән узгач та эшләтүне күздә тота. Көчләп түгел, билгеле. Моның өчен кызыксындыру чаралары уйлап табылган - пенсиягә соңрак чыгучы кешеләрнең пенсия күләме арта. Андыйларга пенсия билгеләгәндә зуррак коэфициентлар кулланылачак. Әйтик, кеше пенсиягә тиешле вакыттан 5 елга соңрак чыкса, үзгәрми торган пенсия өлеше 36 процентка, ә пенсия коэффициенты 45 процентка арттырылачак.

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International