Банк карталарын нәрсә популярлаштыра?

2014 елның 29 сентябре, дүшәмбе
Россиядә пластик банк карталарыннан кулланучылар саны көнән-көн арта. Элегрәк халык карталарны акча салдыру өчен генә файдаланса, хәзер исә сату-алу кебек операцияләрне дә карта ярдәмендә генә башкара икән.

Әлеге сораштыруны Superjob тикшеренү үзәге оештырган. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән 18 яшьтән өлкәнрәк булган икътисади яктан актив 1600 кеше катнашкан.

Сораштыру нәтиҗәләренә караганда, Россиядә яшәүчеләрнең 65 проценты пластик карталарны хезмәт хакы яки пенсия акчаларын алу өчен файдалана икән. Аларның 73 проценты әлеге карта ярдәмендә кибет һәм рестораннар өчен түләүләре турында хәбәр иткән. Халыкның 13 проценты карточка ярдәмендә кредит түли, 30 проценты акча саклау өчен файдалана, дип хәбәр итә Superjob тикшеренү үзәге. Араларында картадан акчаны тулысы белән салдырып алуны өстен күрүчеләр да бар.

Шунысы мөһим, быел төрле хезмәтләр өчен карта ярдәмендә түләүчеләр саны 2006 ел белән чагыштырганда 2 тапкырга арткан. Ә менә “пластик”ны акча салдыру өчен генә кулланучылар саны исә 8 ел дәвамында һаман да үзгәрешсез булып кала бирә.

Шунысын да билгеләп үтү кирәк, хатын-кызлар пластик караталарны “аеруча” ярата. Ә менә яшьләр исә һаман да кесәләрендә карта түгел, ә акча йөртүне өстенрәк күрә, ди.
http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International