– Йорт сатып алганда, пропискага кергәндә авыл җирлеге башкарма комитетының аларга каршылык күрсәтергә хакы юк. Мондый гамәл закон тарафыннан тыелган,-ди авыл җирлеге башлыгы Петр Артемьев.
Бүгенге көнгә җирлек буенча начарлар исәбендә торучы гаиләләр дә күп. Сәбәбе–эчкечелеккә бәйле һәм иң гаҗәбе алар бу гамәлдән баш тартырга да җыенмыйлар.
Ел дәвамында комиссия, авыл җирлеге һәм башка структуралар белән берлектә мондый гаиләләр белән әллә ничә тапкырлар сөйләшү үткәрелгән, балаларның яшәү шартларын үзгәртү өчен чаралар күрү мәсьәләләре каралган. Комиссия бер гаиләне бу исемлектән төшереп калдыру турында карар чыгарган. Әмма, ни кызганыч, монысы да тормышка ашмады. Сәбәбе – гаиләнең тагын шул ук юлга басуы.
–Балалар белән эшләп була әле, тик менә аларның әти-әниләрен үзгәртүе бик авыр,-ди Алешкин-Саплык урта мәктәбе директоры урынбасары Светлана Филиппова.