Автомобиль йөртү таныклыгын алу кыйммәтләнә

2014 елның 27 сентябре, шимбә
2015 елдан ЮХИДИ идарәсе машина йөртү буенча имтихан тапшыру өчен дәүләт пошлинасын арттырырга җыена.
 
Беренче тапкыр сынау узарга килүчеләр өчен пошлина күләме 6,5 мең сумга кадәр күтәреләчәк. Шул рәвешле идарә гражданнарга имтиханга әзерлекле килергә этәргеч бирергә җыена.
 
 2013 елда имтиханның "теория" өлешен 10 миллион тапкыр биреп караганнар, әмма автомобиль йөртү хокукы 2,2 миллион кешегә генә бирелгән. 4 миллионга якын гарждан имтиханның "шәһәр" өлешен тапшырган. "Ъ-Коммерсант" мәгълүматларына карганда, яңа пошлина дәүләт казнасын 7 миллиард сумга баетырга тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International