Наркотикларга “юк” дияргә өйрәтәләр

2014 елның 27 сентябре, шимбә
Шушы көннәрдә Татарстан “Россия балалары” дип аталган Бөтенроссия оператив-профилактик операциясенә кушылды. Аның максаты – балигъ булмаганнарны наркомания афәтеннән саклау, аларның әфьюн тарату белән бәйле җинаятьчел төркемнәргә иярү мөмкинлеген кисәтү.

Әлеге операциянең төп оештыручылары - Татарстанда наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе һәм Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре. Проект кысаларында мәгариф учреждениеләре, спорт мәктәпләре һәм яшьләрнең ял итү урыннарында төрле профилактик чаралар уздыру каралган.

Кагыйдә буларак, мәктәп һәм югары уку йортларында әлеге чаралар дәрес формасында узачак. Мәсәлән, шушы көннәрдә генә Казанның берничә мәктәбендә наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле хокукый җаваплылык һәм бу афәткә каршы тору турында махсус лекцияләр оештырылган.

Әлеге мәгълүмат укучыларга гына түгел, ә аларның мөгаллимнәре өчен дә шактый зур әһәмияткә ия, дип ассызыклый белгечләр. Шуңа күрә бу чараларда алар да актив катнашырга бурычлы.

- “Россия балалары” Бөтенроссия операциясе балаларга, яшүсмерләргә, ата-аналар һәм укытучыларга тормышта югары үрләр яулау өчен дөрес яшәү рәвеше алып бару кирәклеген тагын бер мәртәбә ассызыклый. Балалар – безнең киләчәгебез. Аларның сәламәтлеген кайгырту - дәүләт һәм җәмгыять алдында торган иң мөһим бурычларның берсе. Шуңа күрә өлкәннәр балаларга тиешле вакытта дөрес юнәлеш биреп өлгерергә тиеш, - дип саныйлар Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсендә.

http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International