Коррупциягә каршы көрәш бүгенге көндә хокук саклау органнары эшчәнлегендә алгарышлы урын алып тора. Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексы ришвәт белән бәйле ике төрдәге җинаятьләрне күздә тота: ришвәт алу (290 маддә) һәм ришвәт бирү (291 маддә). Бу бер җинаять медаленең ике ягы: әгәр сүз ришвәт турында бара икән, димәк, ришвәт алучы да, ришвәт бирүче дә бар дигән сүз. Ришвәт алу–иң куркыныч җинаятьләрнең берсе. Аеруча бер төркем кешеләр тарафыннан кылынса яки куркытып алынса, законлы һәм законсыз гамәлләр өчен урындагы зат файда күрсә, моның өчен җинаять җаваплылыгы карала. Ришвәт бирү–урындагы затны законлы яки законсыз гамәлләргә тартуга, яисә ришвәт бирүче файдасына нинди дә булса өстенлекләр алуга, шул исәптән, хезмәт буенча яклау яки юл кую өчен өстенлекләр юнәлдерелгән җинаять.
Ришвәт диеп түбәндәгеләр санала:
– акча, шул исәптән валюта, банк чеклары, кыйммәтле кәгазьләр, кыйммәтле металл һәм ташлар эшләнмәләре, автомашина, туклану продуктлары, аудеотехника, көнкүреш приборлары, фатир, дача, гараж, җир участоклары һәм башка төрдәге күчемсез милек;
– ремонт һәм төзелеш эшләре, санатор һәм туристлык юлламалары, чит илгә чыгу, түләүсез яки түбән бәядән башка төр чыгымнарны түләү.
Ришвәтнең яшерен формаларына бурычка яки булмаган бурычны түләү өчен банк ссудасы, түбән бәядән сатып алынган товарлар өчен түләү, югары бәядән товарлар сатып алу, ришвәтче, аның туганнары яки дусларына хезмәт хакы түләп ялган хезмәт килешүләре төзү, ташламалы кредит алу, лекция, мәкалә һәм китаплар өчен гонорарны арттыру, казинода очраклы отыш, бурычны кичерү, аренда түләвен киметү, кредит буенча процент ставкасын киметү һ.б. керә.
Ришвәт алган өчен җинаять җаваплылыгына кемнәр тартыла ала соң?
Урындагы зат–оештыручы яки административ хуҗалык функцияләрен үтәүче хакимият вәкиле яки түрә булырга мөмкин.
Хакимият вәкиләре алар төрле рангтагы дәүләт яки муниципаль власть чиновниклары–өлкә яки шәһәр администрациясе, мэрия, министрлык яки ведомство, теләсә кайсы дәүләт учреждениесе, хокук саклау органнары, хәрби часть яки хәрби комиссариат хезмәткәре, судья, прокурор, тикшерүче, закон чыгару органы депутаты һ.б.
Оештыру яки административ-хуҗалык функцияләре үтәүче затларга - дәүләт яки муниципаль органның финанс һәм хуҗалык бүлекчәсе, эксперт, чакыру яки имтихан комиссиясе дәүләт члены, мәктәп директоры яки завуч, ВУЗ директоры яки факультет деканы, сырхауханә яки поликлиника баш табибы һ.б. керә.
Ришвәт төрләре
Россия Федерациясе җинаятьләр кодексы ришвәтләрне берничә төркемгә бүлә, чөнки алар өчен җәза бирелгән ришвәт суммасына турыдан-туры бәйле.