Юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар арта

2014 елның 23 сентябре, сишәмбе
Соңгы ике көндә Татарстанда барлыгы 391 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Нәтиҗәдә, 2 кеше үлгән, 17 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан берсеннән-берсе кырысрак чаралар күрелүгә карамастан, юл-транспорт һәлакәтләре саны әллә ни кимеми. Моны аңлау өчен август ае нәтиҗәләренә күз салу да җитә. Җәйнең соңгы аенда Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә барлыгы 68 кеше үлгән. Бу 2013 елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 12 кешегә күбрәк.

ЮХИДИ идарәсе вәкилләре август аендагы аварияләр саны аеруча күп теркәлгән көн дип 21еннән 22сенә каршы төнне атый. 20-21 сентябрь көннәре исә Казан юлларындагы аяныч вакыйгалар белән истә калачак.

Соңгы ике көндә Казанда барлыгы 391 авария килеп чыккан. Нәтиҗәдә, ике кеше үлгән, 17 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Юлларда йөрү кагыйдәләрен бозучылар саны исә ике көн эчендә 2,5 меңгә җиткән. Аларның 232 се – җәяүлеләр, дип белдерәләр Казан шәһәренең ЮХИДИ идарәсендә.

Җавапка тартылган йөртүчеләрнең 285е – куркынычсызлык каешларын кулланмауда гаепләнсә, 42се – балаларны махсус утыргычларсыз күчергән өчен штрафка тартылган.

http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International