Хисап атнасында республика предприятиеләрендә 7 хезмәткәр зыян күргән

2014 елның 22 сентябре, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына  караганда, 15 нче сентябрьдән 19 на чаклы 4 үлем белән тәмамланган һәм 3 авыр  бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

Беренче бәхетсезлек очрагы 14 нче сентябрь көнне булган. Янгын сүндергән чакта “Кама Тамагы ХПП” ААҖ сакчысы аңын җуйган һәм үлгән.

16 сентябрьдә Яр Чаллыда урнашкан  “ТЭМПО” металл конструкцияләр  заводында складланган таурлар ишелгән, нәтиҗәдә  бүлек башлыгы вафат булган.

Үлемгә китергән өченче очрак 17 нче сентябрьдә булган. Яңа Чишмә районында Екатерина бистәсе янәшәсендә “Алексеевское – Әлмәт” тизйөрешле автомагистраль  төзелешендә эшләүчеләрнең вахта шәһәрчегендә  Әлмәтнең “Нефтегаз” предприятиесе хезмәткәре үлгән.

Шул ук көнне үлем очрагы  Казанның “Союзшахтаосушение” ҖҖЧдә дә теркәлгән. Опалубка җыйган чакта “Җиңү проспекты торак комплексы” төзелеш объектында бетончы 18,5 метр биеклектән егылып төшкән.

Хисап атнасында шулай ук 3 авыр бәхетсезлек очрагы да теркәлгән.

15 нче сентябрьдә  “Ак Барс Буа” ҖЧҖдә ат түшен күтәргән чакта штырь-фиксатор таеп киткән, нәтиҗәдә терлекченең башы җәрәхәтләнгән.

16 нчы сентябрьдә исә 3 сентябрь көнне булган авыр бәхетсезлек очрагы турында хәбәр килеп ирешкән. “ДорстройКазань” фронталь йөк төяүче машинисты  май агызган чакта җиргә егылган һәм умырткасын имгәткән.

Хисап атнасында соңгы авыр бәхетсезлек очрагы Әлмәт районының “Кичүчат” ҖЧҖдә булган.  16 сентябрь көнне таудан төшкән чакта басы юлында трактор әйләнгән. Машинист-тракторчы умырткасын имгәткән.

Күрсәтелгән вакыт аралыгында төркемле бәхетсезлек очраклары теркәлмәгән.

Хәзерге вакытта барлык күрсәтелгән очраклар буенча тикшерү бара.  

http://mtsz.tatarstan.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International