Тәүлек эчендә Татарстанда 4 янгын чыккан

2014 елның 22 сентябре, дүшәмбе
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 84 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 12 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын.  

Сәбәпләре: ут төртүдән – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, 1 очракның сәбәпләр ачыклана.  

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 25 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  4 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 15 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр,  ДТПга – 3 тапкыр, югалган кешене судан эзләү – 2 тапкыр, урманда адашкан кешене эзләү – 2 тапкып, башка чакырулар буенча – 5 тапкыр.

21.09.2014 ел  03.01  Казан шәһәре, Идел буе районы,  Завойского урамы,  22 нче “б” йорты,  «Балу» җәйге кафесы.

   Ут бер катлы бинада чыга. Мәйданы 30 кв.м. Үлүчеләр һәм зарар күрүчеләр юк. Янгынның сәбәбе – ут төртү.

21.09.2014 ел  16.33  Яр Чаллы шәһәре,   ГЭС поселыгы, 8/1 «Б».

   Ут тугыз катлы йортның бишенче каттагы коридорында чыга. 6 кв.м. мәйданында чүп-чар яна.  Янгын сүндерүчеләр 3 кешене коткара. Сәзбәбе – ут белән саксыз эш итү.

 Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.   

http://mchs.tatarstan.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International