Бәяләрне халык та контрольда тота ала

2014 елның 17 сентябре, чәршәмбе
Билгеле булганча, Татарстан чит ил продукциясен үзебезнеке белән алыштыру буенча шактый киңкырлы эшчәнлек башлап җибәрде. Әлеге шартларда кибет киштәләрендәге товарларның бәясен контрольдә тоту да аеруча мөһим мәсьәләләрнең берсе буларак карала. Бактың исә, бу эшкә халык та бик теләп кушылган икән.

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, бу өлкәдәге вәзгыять шактый стабиль булып кала бирә. Әлеге җаваплы идарәчелек, беренче чиратта, үзебездә җитештерелә торган продукцияне күзәтә. Кибет киштәләренә чыкканда аларның бәясен билгеле бер дәрәҗәдә саклау – иң мөһим максатларның берсе.

Татарстан чит төбәк продукциясеннән баш тартмакчы

- Татарстанда ит-сөт, яшелчә һәм бөртекле культуралар белән бәйле проблема юк. Без халыкны әлеге төр продукция белән тулысынча тәэмин итә алабыз. Бердәнбер кимчелегебез – әлеге товарларны халыкка тиешенчә тәкъдим итә белергә өйрәнергә кирәк. Сатып алучыларның товарларга карата таләпләре үсте, без алар артыннан җитешергә тиеш, - дип ассызыклады министр журналистлар белән очрашуда.

Шуңа күрә хәзерге вакытта республиканың завод һәм предприятиеләрендә җиһазларны яңарту, аларны өр-яңа технологияләр белән тәэмин итү башланды. Хәзер иң мөһиме, Татарстан продукциясен көндәшлеккә сәләтле итү.

- Ит җитештерү белән бәйле бер генә мисал китерәм. Мәсәлән, без сәүдәгә чыгару өчен 318 мең тонна ит продукциясе җитештердек. Аның 296 мең тоннасы кулланылды. Тик шул ук вакытта республикага барлыгы 59 мең тонна ит һәм казылык продукциясе кертелгәнлеге ачыкланды. Ә башка төбәкләргә чыгарылган ит исә – 81 мең тонна... Безнең төп максат - 59 мең тонна итнең кем ихтыяҗына кертелгән булуын ачыклау, әлеге товарны үзебездә җитештерелгән нинди продукция белән алыштырып булуын билгеләү. Бу рәвешле эшләү республика җитештерүчеләренә үзләренең кимчелекле якларын ачыкларга, алга таба камилләшү өчен дөрес ысуллар куллана башлауда этәргеч ролен үти, - дип аңлатты Марат Әхмәтов. Министр сүзләренә караганда, әлеге проблема авыл хуҗалыгының башка тармакларына да хас.

Зарланучылар бар...

Кибетләрдәге товар бәясенә килгәндә исә, әлегә бу өлкәдә әллә ни мөһим үзгәрешләр юк диярлек. Шулай да, республика җитәкчелеге кул кушырып утырмый. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә шактый зур эшчәнлек алып бара. Бактың исә, бәяләрне күзәтүгә халык та кушылган икән.

- Халык кайсы да булса продукциягә бәя артуын күреп ала икән, безгә мөрәҗәгать итә. Без, үз чиратыбызда, товар җитештерүчеләргә мөрәҗәгать итәбез. Әгәр дә Россиянең башка төбәкләреннән кертелгән продукция турында сүз барса, алары да игътибардан читтә калмый. Әлеге регионнарга тиешле хатлар юллана, - дип сөйләде Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов.

Шунысын да билгеләп үтү кирәк, соңгы мәгълүматларга караганда, сәүдә челтәрләрендә бәяләрнең кискен күтәрелүенә канәгатьсезлек белдереп барлыгы 14 мөрәҗәгать килгән. Җентекле анализ нәтиҗәсендә бәяләр арткан товарларның барысы да башка төбәкләрдән кертелгән булуы ачыкланган. Араларында Марий-Элдан китерелгән кош ите белән беррәттән Ерак Көнчыгыш балыгы һәм диңгез деликатеслары да бар.

Рәмзия ЗАКИРОВА

http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International