Яңа Кәкерле авылында юл ачу тантанасы узачак

2014 елның 17 сентябре, чәршәмбе
Яңа Кәкерле авылы халкы  колхоз яныннан Набережная урамына кадәр үз көчләре белән юл күтәргән. 

Әлеге вакыйганы биредә зурлап үткәрмәкче булалар. 21 сентябрьдә узачак  юл ачу бәйрәмендә  корбан ашлары, мәдәни чаралар үткәрү планлаштырылган. Әлеге эшләрне башлап йөрүчеләр– Мәдинә һәм Мидхат Җамалетдиновлар бәйрәмгә авыл халкын, кунакларны чакырып кала. Башлана 10.00 сәгатьтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International