Татарстанда 99% мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган

2014 елның 16 сентябре, сишәмбе
Республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 1534,3 мең га мәйданда җыелган, бу планнан 99% тәшкил итә. Бүгенгә 3,4 млн. тонна ашлык җыелган, шул исәптән 1,0 млн. тонна сабан бодае, 994,9 мең тонна тары.
Ашлыкның уртача уңышы 22,4 ц/га тәшкил итә.
Көзге культуралар 569,0 мең га мәйданда чәчелгән, бу фаразның 81%ын тәшкил итә.

Рапс 34,8 мең га мәйданда, ягъни 41,4 мең тонна җыелган. 
Шикәр чөгендере 10,9 мең га мәйданда, ягъни 351,5 мең тонна чыгарылган. 
Бәрәңге 2,5 мең га мәйданда чыгарылган, барысы 45,0 мең тонна.
Татарстан районнарында туфрак эшкәртү дәвам итә. Төп эшкәртү - 955,8мең га (49%), шул исәптән - на 199,6 мең га мәйданда башкарылган.

http://agro.tatarstan.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International