Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Яңашигалилылар Питрау көнен билгеләп үттеләр
2014 елның 14 июле, дүшәмбе
Соңгы елларда Чүпрәле халкы үзләренең мәдәни традицияләрен яңартып, бер-бер артлы искиткеч бай һәм матур милли бәйрәмнәрен үткәрә башлады. Бу- авыл бәйрәмнәре, авыл тарихы турында китап презентацияләүләр,шулай ук, чувашларда Акатуй бәйрәме. Шушы көннәрдә генә Яңа Шигали авылында искиткеч матур бәйрәм - Питрауны билгеләп үттеләр.
Питрау бәйрәме – христиан дине календаре буенча изге апостоллар Петр һәм Павел хөрмәтенә багышланган көн. Бу бәйрәм күп кенә авылларда башлыча Питрау тәкәсе чалу, кыр чәчәкләре, дару үләннәре җыю, питрау себеркесе бәйләү, ә кичен төрле уеннар ясау, төрлечә күңел ачу гадәтләре рәвешендә сакланып калган. Питрау белән бәйләнешле бик күп әйтем-сынамышлар әле дә халыкта киң кулланыла һәм алар нигездә дөрес тә: “Питрау үтте – җәй бетте”, “Питраудан соң кошлар сайрамый”, “Питраудан соң сандугачның теле бетә, үләннең тәме бетә”, “Питрауга чаклы үләннең шифасы – чәчәктә, Пираудан соң – тамырда”, “Булса аяз Питрау көн – булыр яшел печәнең, Питрауның яңгырлы булуы –кырда печән черүе”, “Әгәр Питрауга бер атна кала күке кычкырудан туктамаса, көз тиз килер, Питрау үткәч тә бер атна кычкырса, көз озак булыр”.
Питрауда ерак авылларда яшәүче туганнар бер-берләренә кунакка йөрешәләр. Бу төнне яшьләр болында, кырда яки урман аланында күңел ачып үткәрә, төрле җырлы-биюле уеннар оештыра.
Яңа Шигали авылындагы Питрау бәйрәме беренче тапкыр моннан өч ел элек үткәрелә башлый. Аны оештыру фикере белән шушы авыл кешеләре-бертуган Юрий һәм Виктор Григорьевлар чыга. Аларның әтиләре Пётр әлеге дини бәйрәмнәргә карата бик ихтирамлы кеше була. Менә шул традицияләрне дәвам итү максатыннан һәм әтиләре хөрмәтенә алар авылдашларына беренче тапкыр бәйрәм оештыралар. Һәм ул дәвамлы була. Юрий белән Виктор Чувашиядә эчке эшләр бүлегендә хезмәт куялар.
Бәйрәмне оештыруда күп кенә ярдәме тигән кешеләргә, оештыручыларга, мәдәният йорты хезмәткәрләренә авыл җирлеге башлыгы Сергей Тарасов Рәхмәт хатлары тапшырды.
Шигалиларны һәм кайткан кунакларны әлеге олы бәйрәм белән район башлыгы Александр Шадриков котлады.
-Онытылып барган йолаларны яңадан кайтару, традицияләр яңару бик куанычлы. Димәк, авылларыбыз яши, яшьләр олылардан калган бәйрәмнәребез йогынтысында тәрбияләнә. Бәйрәм күңелле узсын,-диде Александр Шадриков.
“Березка” җәмгыяте директоры Рәфәгать Алиуллов шигалиларны бәйрәм белән котлап, хуҗалык алдынгыларына акчалата бүләкләр тапшырды.
Бәйрәм халык уеннары ансамбленең , үзешчән җырчыларның чыгышлары, ат чабышы, футбол, волейбол уеннары белән дәвам итте.
Луиза Григорьева, 77 яшь:
-Питрау бәйрәме христианнарда олы бәйрәм булып санала. Гадәттә, бу көнгә һәр йорт элек-электән сарык чалган һәм аннан ашлар әзерләп кунаклар чакырган. Бу хәзер дә дәвам итә. Аннан Питрауга кадәр үләннәр, мунча себеркесе әзерләп куелырга тиеш. Бу вакытка кадәр аларның бар витаминнары үзләрендә саклана. Аннан соң, табигать «картая» башлый. Бездә бабаем Николай белән күпләп себерке әзерләдек. Дару үләннәре дә җыйдык. Тик аларның гына хәзер сихәте безнең авыруларны җиңми шул (көлә).
Луиза апаның сүзенә килене Галина да кушыла:
-Питрау бәйрәменә кадәр христиан дине вәкилләрендә җиләк ашамау гадәте дә яши. Тик хәзерге яшьләр моңа карап тормый, соңгы елларда аның җиләге дә иртәрәк өлгерә башлады бит, ашамыйча торып булмый.
Авыл җирлеге башлыгы Сергей Тарасов:
-Авылыбздан чыккан, бүгенге көндә төрле төбәкләрдә яшәүче кешеләргә бик рәхмәтлебез. Һәрвакыт ярдәм итеп торалар. Бәйрәмне оештыруда да менә зур ярдәм күрсәттеләр. Виктор Тарасов һәм Владлен Чернов ярдәме белән авылның күпере төзекләндерелде. Киләсе елга мондый эшләрне дәвам итәрбез дип торабыз.
Гөлия Фәизова
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
17
декабрь, 2025 ел
2025 елның 18 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 17 декабрендә 18 сәгатьтән 18 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз