Россия Пенсия фондының Чүпрәле бүлегендә «бурычларны түләттерү айлыгы» акциясенә нәтиҗә ясадылар

2014 елның 2 июле, чәршәмбе
Россия Пенсия фондының Чүпрәле бүлегендә «бурычларны түләттерү айлыгы» акциясенә нәтиҗә ясадылар. Иминият кертемнәре буенча гомуми күләме 2 миллион 166 мең сумнан артык әҗәтләре булган 46 эшкуарга карата Россиядән читкә чыгу чикләнде. Авылларда бурычлары булган 271 шәхси эшмәкәрләр буйлап рейдлар үткәрелде: нәтиҗәдә алар 625 мең сум күләмендәге бурычларын түләде. Шулай ук бурычлары җыелган бер эшкуарның милкенә арест салынды. Районда шәхси эшкуарларның бурычларын түләттерү айлыгын озайтырга булдылар. Бүгенге көндә Чүпрәле эшкуарларының мәҗбүри пенсия һәм медицина иминияте буенча әҗәтләре 4.4 миллион сумнан артып китә. Шәхси эшмәкәрләр әҗәтләрен үз теләкләре белән түләмәсәләр, бурычларны кайтару буенча аларга карата закон тарафыннан рөхсәт ителгән барлык   катгый чаралар да күреләчәк -   дип хәбәр итә Чүпрәле районы  бүлегенең Пенсия фонды җитәкчесе Ильмир Измайлов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International