Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Кече Чынлы авылында "Балачак" балалар бакчасы ачылды
2014 елның 1 июле, сишәмбе
Кече Чынлы авылында “Балачак” балалар бакчасы ачылу тантанасы узды.
Үткән ел биредә әти-әниләр мөрәҗәгате белән мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме ачып җибәрәләр. Хуҗалык җитәкчесе Барис Гафуров, мәктәп директоры Тәскирә Ибраһимова тырышлыгы белән ачылган әлеге төркем 25 баланы кабул итә һәм ел дәвамында уңышлы гына эшли. Ниһаять, кечечынлыларның хыяллары тормышка ашып, быел биредә төзекләндерү үткәрелә һәм өстәмә яңа төркем урыны да булдырыла.
–Хәзер бакчада ике төркем: кечкенәләр һәм зурлар төркеме булачак һәм анда 30га якын бала йөриячәк. Мәктәп бинасының моңарчы бер бүлмәсендә генә урнашкан булсак, быел менә республика “Бәләкәч” программасы нигезендә ул зурайтылып, төзекләндерү үткәрелде, уңайлыклы шартлар тудырылды. Йокы, уен, аш бүлмәләре яңартылды. Әлеге эшләрне башкарган “Стройсервис” җәмгыте эшчеләренә һәм җитәкчеләребезгә зур рәхмәтлебез, – ди “Балачак“ балалар бакчасы мөдире Ләйсән Җәмдиханова.
Кунакларны көткән арада мин бакчаны, аның тирә-ягын карап әйләндем. Ул чыннан да бик матур, якты, чиста итеп эшләнелгән. Урам яктан бакчага алып килүче сукмак буйлары чәчәкләргә күмелгән, кул астындагы әйберләрдән ясап куелган төрле фигуралар, балалар мәйданчыклары өстәмә ямь биреп тора. Балалар бакчасының идәненә җәелгән келәме дә, яңа тәрәзәләргә эленеп куелган челтәрләре дә самими балачак иленә алып килә.
-Районда балалар бакчалары ачылу тантанасы күркәм төс ала бара. Бүген биредә яңа бакча, өстәмә төркем ачылу да–шуның бер ачык мисалы. Иң мөһиме-бакчаларга йөрергә балалар булсын, авыл яшәсен, үссен,-диде район башлыгы Александр Шадриков.
Тантанага килгән кунаклар: Казан шәһәреннән Ринат Гайзатуллин, “Цильна” җәмгыяте директоры Барис Гафуров та әлеге олы тантана белән балаларны, әти-әниләрен котлап, изге теләкләрен ирештерделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.
Әлеге вакыйга уңаеннан бакча хезмәткәре Резидә Туктиева, сабыйлар концерт программасы әзерләгән иде. Бакча ачылу куанычын алар җырлар һәм шигъри юллар аша белдерделәр.
Факия Ибраһимова:
-Балалар бакчасын шушындый матур, якты итеп эшләгән, көч куйган һәммә кешегә, җитәкчеләргә олы рәхмәтләр әйтәсе килә. Минем бирегә ике оныгым йөриячәк, кызым тәрбияче булып эшли. Әлбәттә, бик шатландым, чөнки балаларыбыз биредә уйнап кына вакыт уздырмаячак, ә мәктәпкә барыр өчен беренче күнекмәләрен дә алачаклар, бу бик мөһим. Бакчаның ишекләре беркайчан да ябылмасын иде, яшьләр авылда калсын, сабыйлар авазы тынмасын.
Сиринә Вәлиева:
-Балалар бакчасында өстәмә урыннар ачылуы бик куанычлы булды. Олы улым зур төркемгә йөриячәк, аңа 5 яшь, икенчесе-кечкенәгә, аңа 3,5 яшь. Бакча балаларның үсешендә зур роль уйный. Әлеге фикеремә барлык әти-әниләр дә кушылып, бу мөмкинлекне тудыручыларга рәхмәтләрен әйтә.
Гөлия Фәизова
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
17
декабрь, 2025 ел
2025 елның 18 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 17 декабрендә 18 сәгатьтән 18 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз