Чүпрәле районы Физкультурниклар көненә әзерләнә: спорт чаралары афишасы

2026 елның 3 августы, дүшәмбе

3 августтан 6 августка кадәр район халкы һәм кунакларын Иске Чүпрәле авылы мәйданчыкларында төрле спорт төрләре буенча ярышлар көтә.

Чүпрәле районында Бөтенроссия Физкультуниклар көненә багышланган спорт чаралары сериясе старт ала.  

Чаралар программасы:
3 август (дүшәмбе):

15:00 - укучылар һәм яшьләр арасында баскетбол ярышлары (универсаль спорт мәйданчыгы, Үзәк урам);

16:00 - бильярд буенча ярышлар («Акчарлак» йөзү бассейны).

4 август (сишәмбе):
15:00 - халыкның барлык категорияләре арасында өстәл теннисы буенча ярышлар («Чемпион» спорт комплексы);

16:00 - оешма һәм учреждениеләр командалары арасында волейбол буенча ярышлар (универсаль спорт мәйданчыгы, Үзәк урам).

5 август (чәршәмбе):
10:00 - укучылар арасында картинг буенча ярышлар ("Балалар иҗаты йорты" трассасы);

15:00 - халыкның барлык категорияләре арасында бадминтон буенча ярышлар («Чемпион» спорт комплексы);

16:00 - оешмалар һәм авыл җирлекләре арасында "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале (ГТО мәйданчыгы, Ш. Мөдәрис урамы);

16:30 - авыл җирлекләре командалары арасында мини-футбол буенча ярышлар (универсаль спорт мәйданчыгы, Ш. Мөдәрис урамы).

6 август (пәнҗешәмбе):
15:00 - Физкультурниклар көненә багышланган тантаналы чара. Спортчыларны, тренерларны, физик культура укытучыларын, спорт ветераннарын, федерация филиаллары җитәкчеләрен хөрмәтләү, ярышларга йомгак ясау («Чүпрәле» паркы).

Спортны һәм актив яшәү рәвешен яратучыларны катнашырга чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International