Миргалим Мингали улы Әхмәдуллин - хезмәт ветераны, аның балачагы һәм яшьлеге сугыш һәм сугыштан соңгы елларда үтте.
2026 елның 30 июлендә Иске Шәйморза авылында яшәүче Миргалим Мингали улы Әхмәдулловка 90 яшь тулды. Хезмәт ветеранын 90 яшьлек юбилее белән котларга Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Иске Шәйморза авыл җирлеге башлыгы Илһамия Мөхитова килде. Кунаклар хезмәт ветеранына район Башлыгы Марат Гафаров исеменнән котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар, сәламәтлек, озын гомер, туганнарының һәм якыннарының игътибарын теләделәр.
Миргалим Мингали улы Әхмәдуллов 1936 елның 30 июлендә Татарстан АССРның Чүпрәле районы Иске Шәйморза авылында туа.
Миргалим абыйның балачагы Бөек Ватан сугышының авыр елларына туры килә. Аңа ике класс кына укырга туры килә, бүтән укый алмый, колхозга эшкә китә. Ул ерак сугыш һәм сугыштан соңгы елларда Миргалим абыйга бик күп эшләргә туры килә. Аңа, олылар белән беррәттән, көннәр буе колхоз кырында эшләргә туры килә. Ул чакта барлык балалар һәм яшүсмерләр чөгендер утауда, урып-җыюда, печән чабуда эшләгәннәр, колхоз терлекләрен көткәннәр, өйдә печән җыярга булышканнар, терлекләрне ашатканнар. Атларны карый башлаганда Миргалим абыйга 9 яшь була. Ә 15 яшендә инде 22 нче партсъезд исемендәге колхозда мөстәкыйль рәвештә терлек караучы булып эшли башлый һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда эшли. Миргалим абый һәрвакыт яшьләр өчен үрнәк һәм остаз булды, эшендә яхшы күрсәткечләргә ия булды. Эш дәверендә үзен бары тик уңай яктан гына күрсәтә, йөкләнгән эшкә һәрвакыт намуслы карый, күп кенә социаль ярышларда катнаша. 10 нчы бишьеллыкның ударнигы була. Ул вакытта колхоз бик зур була, анда бик күп терлек асрала, барысын да кулдан эшләгәннәр.
Миргалим абый-хезмәт ветераны. Миргалим Мингали улы 1961 елда Кече Шәйморза авылында туган Хәмидә Мөхәммәтгалим кызына өйләнә. Хатыны Хәмидә апа белән бергә алар 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Барлык балаларын да үз үрнәкләрендә тәрбияли алганнар, Миргалим абыйның барлык балалары да хезмәт сөючән, тыйнак, намуслы, әдәпле һәм ярдәмчел, аралашучан, тәртипле, җаваплы, үзләренә һәм башкаларга таләпчән. Алар барлык балаларына да лаеклы белем алырга һәм тормышта үз урыннарын табарга ярдәм иткәннәр. Миргалим абыйның барлык балалары да күптән инде гаилә корып, әти - әниләренә оныклар бүләк иткәннәр, оныкчыклары үсеп килә. Улы Фәрит гаиләсе белән Буада, кызы Гөлүсә Казанда, улы Камил Ульяновскида яши.
Бүгенге көндә Миргалим абый үз өендә, улы Шамил һәм килене Сания белән яши.
Юбилей көнендә Миргалим абыйның балалары, оныклары Һәм оныкчыклары әтиләрен, бабаларын котларга килгәннәр. 90 яшьлек юбилей уңаеннан балалар торт пешергәннәр. Миргалим абый да кунакларның килүенә бик шат иде, аларга җылы котлаулары өчен олы рәхмәт сүзләрен җиткерде.