Метеорологик күренешләр комплексы турында шторм кисәтүе.
2026 елның 30 июлендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы буенча урыны белән яшенле яңгыр, 15-20 м/с тизлектәге җил, 24 м/с кадәр җитәргә мөмкин, көчле яңгыр, кайбер районнарда боз явуы көтелә.
Яшен вакытында:
1. Әгәр дә сез, яшен вакытында, велосипедта яки мотоциклда булсагыз, хәрәкәт итүдән туктагыз һәм транспортыгыздан якынча 30 метр ераклыкта яшен туктаганын көтеп торыгыз. Автомобильдә баруны да дәвам итәргә кирәкми, туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм һава тырышы яхшырганны көтәргә кирәк.
2. Яшенле яңгыр вакытында ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбән җирдә (комлы яки ташлы грунтта) ятып торырга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмавы яхшырак, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.
3. Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында бик игътибарлы булырга.
4. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда югары дәрәҗәдә игътибарлы һәм сак булырга.
5. Мөмкин булганда, ерак араларга сәфәр чыгулардан баш тартыгыз.
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр дә көчле җил вакытында сез урамда калсагыз, без сезгә җир асты юлларында яки бина подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында тормаска, шулай ук алар янында автотранспорт куярга да ярамый, җил белән өзелгән агач ботаклары зур куркыныч тудырырга мөмкин.
5. Көчле җил булганда, электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якынлашу бик куркыныч.
6. Куркынычны өске кат тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар, шулай ук җил белән өзелгән түбә һәм декор элементлары тудыра ала. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар янында арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышкы якка төшәргә мөмкин булган әйберләрне алып куярга кирәк.
8. Торак яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
9. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
10. Җәяүлеләргә урамны билгеләнгән җәяүлеләр кичүе урынында гына кисеп чыгарга киңәш ителә. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә. Югары күрүчәнлектәге жилет кулланырга яки киемгә яктылыкны кире кайтара торган элементлар беркетергә.
Көчле яңгыр вакытында:
1. Көчле явым-төшем турында мәгълүмат алганда, шәһәр буйлап йөрүдән тыелыгыз, мөмкин булганча фатирда яки эштә калыгыз. Үткәргечле һәм радиотапшырулар чараларын кабызыгыз.
2. Көчле яңгыр вакытында урамда булсагыз:
Җир асты кичүләренә һәм башка тирәнәйтелгән биналарга төшмәгез. Су басудан югарырак урнашкан биналарга ышыкланырга тырышыгыз.
3. Көчле яңгыр вакытында бинада булсагыз:
Әгәр сез булган бинаны су баса икән, аны ташлап, якындагы калкулыкка күчәргә тырышыгыз.
4. Көчле яңгыр вакытында шәхси транспортта булсагыз:
Су баскан урыннарны үтәргә тырышмагыз. Иң кырый уң рәткә (юл читенә) әкрен генә күчегез һәм, ашыгыч тормоз кулланмыйча, хәрәкәтегезне туктатыгыз. Авария утларын кабызыгыз һәм коеп яуган яңгыр узуын көтегез. Су бик тиз килсә, транспорт чарасын ташлап, калку урынга яки якындагы бинага барыгыз.
Әгәр сез автомобильдә хәрәкәт итәсез икән, хәрәкәтне туктатыгыз. Автомобильдә булганда, пыялалардан ераграк торыгыз. Аларга арка белән (салон үзәгенә йөз белән) борылырга һәм күзләрне куллар яки кием белән капларга кирәк. Әгәр сезнең белән кечкенә балалар булса, аларны үз тәнегез белән капларга, шулай ук күзләрне кием яки кул белән капларга кирәк. Әгәр салон габаритлары рөхсәт итсә-идәнгә яту яхшырак.
Электр белән тәэмин итү, планлы һәм авария хәлендәге өзелүләр белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү, шулай ук авария-ремонт эшләрен башкаруга заявка бирү өчен "Челтәр компаниясе"нә 8 (843) 200-01-52 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә.
Матди зыян китергән метеорологик күренеш турында белешмәләрне «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ бирә тел.8 (843) 293-38-04.
Мәгълүмат «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе»ФДБУ белешмәләре нигезендә әзерләнгән.
Нинди генә очракта да сез һәрвакыт «112» бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.