Вера Николаевнаның балачагы сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килә.
Язның беренче көнендә, 1 мартта, Иске Чүпрәле авылында яшәүче гаҗәеп хатын-кыз, җиде бала әнисе Вера Николаевна Кутюмова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Вера Николаевнаның язмышы-ул тулы бер буын тарихы, ныклык, хезмәт һәм гаиләгә чиксез мәхәббәт тарихы. Ул 1936 елның 29 февралендә Чуваш Бизнәсе авылында туа. Календарь ихтыяры буенча ул үзенең төп бәйрәмен нәкъ менә 1 мартта каршы ала, һәм бу көн аның тормыш сөючәнлеген һәм рухи җылылыгын бик яхшы символлаштыра.
Вера Николаевнаның балачагы сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. Ул әтисен бик иртә югалта: Николай Алексеевич кызга нибары биш ай булганда вафат була. Әнисе Ульяна Герасимовна дүрт баласын үзе генә тәрбияләп үстерә. 1945 елда, тугыз яшендә, Вера туган авылында беренче сыйныфка укырга керә. 1949 елда дүрт еллык мәктәпне тәмамлагач, ул алга таба укырга хыяллана, ләкин авыр көнкүреш шартлары күрше авылда белем алуын дәвам итәргә мөмкинлек бирми. Вера яшьтән үк эшли башлый: «Прогресс» колхозында, район урманчылыгында эшли, ә кыш көне, авылда эш кимегәч, районнан читкә акча эшләргә йөри.
1961 елда Вера Николаевна Алексей Аркадьевич Кутюмовка кияүгә чыга. Аларның гаиләсе ныклык һәм мәхәббәтнең чын үрнәгенә әверелә. Ир белән хатын җиде бала — биш кыз һәм ике ул тәрбияләп үстерәләр. 1972 елда, ире хуҗалык җитәкчесе итеп билгеләнү сәбәпле, гаилә Городище авылына күчеп килә. Вера Николаевна биредә ун елдан артык җирле хастаханәдә санитарка булып эшли. 1983 елда Кутюмовлар район үзәгенә күчеп киләләр, юбиляр анда юл-ремонт-төзелеш идарәсендә, аннары райпода төрле эшләрдә эшли. 50 яшендә, күп балалы ана буларак, лаеклы ялга чыга, әмма әле озак вакыт эшләвен дәвам итә.
Вера Николаевнаның хезмәте һәм аналык батырлыгы югары бүләкләр белән билгеләнде: ул-хезмәт ветераны, II һәм I дәрәҗә Ана медальләре, шулай ук III дәрәҗә Ана даны ордены белән бүләкләнә. Һәм моның төп дәлиле-аның зур һәм тату гаиләсе. Барлык җиде бала да югары белем алган һәм тормышта үз юлларын тапкан. Бүген Вера Николаевнаның 17 оныгы һәм 12 оныкчыгы бар.
Бу истәлекле көнне юбиляр котлауларны туганнарыннан гына түгел, пның янына җылы сүзләр һәм бүләкләр белән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов һәм Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамил Низамов килделәр. Кунаклар Вера Николаевнага озак еллар намуслы хезмәте, балаларын лаеклы тәрбияләве өчен рәхмәт белдерделәр һәм аңа сәламәтлек, якыннарының кайгыртуын тоеп, озын гомер итүен теләделәр.
2024 елда Вера Николаевна 60 елдан артык бергә гомер иткән тормыш иптәшен югалта. Ләкин ул ялгыз калмый: балалары, оныклары, оныкчыклары аны мәхәббәт белән чолгап алалар, алар өчен ул чын мәгънәсендә ыру сакчысы. Гаҗәеп язмышлы бу нәзакәтле хатын хәтта 90 яшендә дә язны ачык күңел белән каршы алырга һәм һәр яңа көнгә шатланырга мөмкин икәнлеген исбатлады.