Төрле яшьтәге спортчылар үз категорияләрендә дистанцияләрне үтү өчен стартка чыктылар.
2026 елның 28 февралендә Яңа Уби авылында хезмәт ветераны, Чапаев исемендәге колхоз җитәкчесе Егор Пантелеймонович Ярухин истәлегенә багышланган чаңгы ярышлары узды.
Чаңгы трассасында төрле төбәкләрдән: Татарстанның Чүпрәле һәм Буа районнарыннан, Чувашиянең Шомыршы округыннан, шулай ук Ульяновск өлкәсенең Цильна районыннан спортчылар һәм һәвәскәрләр җыелды. Ярышларда катнашучыларны Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм ветераннар оешмасы вәкиле Владимир Ярухин сәламләде. Алар чаңгычыларга гадел көрәш, уңышлар һәм якты тәэсирләр теләделәр.
Төрле яшьтәге спортчылар дистанцияләрне үз категорияләрендә үтү өчен стартка чыктылар. Оештыручылар җиңүчеләрне һәм призерларны гына билгеләп кенә үтмәде-лаеклы нәтиҗәләр күрсәткән һәркем кубоклар, медальләр, грамоталар һәм татлы призлар алды. Иң яшь һәм иң өлкән катнашучылар: Кече Уби авылыннан Александр Горбунов һәм Ульяновскидан Николай Чернов аерым бүләкләнделәр.
Фиништан соң барлык теләүчеләрне тәм-томлы кайнар чәй көтә иде. Ярышларда катнашучы Николай Чернов тәэсирләре белән уртаклашты:
- Бүген биредә төрле яшьтәге һәм әзерлек дәрәҗәсендәге кешеләр җыелды. Чөнки иң мөһиме җиңү түгел – аралашу, команда, бердәмлек. Һәм бу Россия халыклары бердәмлеге елында аеруча әһәмияткә ия.