Чүпрәледә Валерий Колпаков призына XIIII чаңгы ярышлары узды

2026 елның 24 феврале, сишәмбе

Әлеге турнирның башлангычы 2012 елларга барып тоташа.

Ул чакта  райондашыбыз, запастагы полковник, сугышчы-интернационалист, Чечня һәм Абхазиядәге хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Валерий Колпаков чаңгы ярышларын үсеп килүче яшьләр арасында  сспортны үстерү. Сәламәт яшәү рәвеше алып баруны пропагандалап, турнирны оештыручылардан булды.

Соңгы ике елда исә чаңгы ярышлары аның улы Андрей Колпаковның якты истәлеген хәтердә яңарту буларак та үткәрелә. РФ Кораллы Көчләре полковнигы, Батырлык орденнары, Суворов медале иясе  Андрей Колпаков 2023 елның көзендә махсус хәрби операциядә хәрби бурычларын үтәгәндә батырларча һәлак була.

Турнирның тантаналы ачылышында бу хакта район башлыгы Марат Гафаров та билгеләп үтте, хәрби якташыбызның истәлеге  бер минут тынлык белән искә алынды.

–Валерий Федорович һәм аның улы Андрей–Ватанга ихлас хезмәт итү, батырлык һәм намуслык үрнәге. Хәтер яши, хәтер мәңгелек. Бүгенге ярышка килүче санынча да моның шулай икәнлеге ачык чагыла, Ватаныбызның чын сакчыларының традицияләре  буыннарга тапшырыла, - дип билгеләп үтте  район башлыгы Марат Гафаров.

Валерий Федорович үзе дә чаңгычыларны җылы сәламләде, еллар дәвамында турнир традицияләренә тугры булулары өчен рәхмәт белдерде.

Стартка районыбыз. Күрше өлкәләрдән дә чаңгычылар килгән иде. Ярышлар берничә этапта узды, кяшь категорияләре буенча һәркайсы үз дистанцияләрен уздылар.

Чара кысаларында шулай ук спортны үстерү дәүләт программасы буенча гамәлгә ашырыла торган «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия комплексы ГТО нормативларын тапшыру мәйданчыгы да эшләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International