Чүпрәле районында йөкле хатын-кызлар көнен билгеләп үттеләр

2025 елның 11 апреле, җомга

Бәйрәмдә йөкле хатын-кызлар файдалы мәгълүмат алу белән бергә үзешчән артистларның чыгышларыннан да ләззәт ала алдылар.

Елга ике тапкыр, 7 апрельдә һәм 7 октябрьдә, үзенчәлекле көн - йөкле хатын-кызлар көне билгеләп үтелә. Бу көн-формаль сәбәп кенә түгел, ә булачак әниләрне хөрмәт итү һәм аларга ярдәм итү, ана булуның һәм яңа тормыш тууның мөһимлеген тану символы. 2023 елда бәйрәм рәсми статуска ия булды, Бөтенроссия бәйрәменә әверелде.

Йөклелек - ул һичшиксез кыйммәт, һәр хатын-кызның тормышында иң матур вакыт, аның иң күп чәчәк ату чоры, аның физик һәм рухи потенциалын ачу чоры. Үз балаңны күтәрү, тудыру һәм тәрбияләү - ул үзенчәлекле бурыч һәм иҗтимагый әһәмиятле хезмәт. Бу вакытта хатын-кыз физик яктан чикләнгән, әмма аның тормышы глобаль дәрәҗәдә кыйммәтле, ул тормышны дәвам итүдә төп рольне башкара, киләчәкнең яшәвен тәэмин итә, иртәгә яшәячәк кешене йөртә.

Йукле хатын-кызлар көненә багышланган чара Чүпрәле районының «Созидание» яшьләр (яшүсмерләр) клубында оештырылды.

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов чарада катнашучыларны сәламләде, бу матур көн белән котлады. Булачак әниләргә мондый игътибар алар өчен мөһим чорда хатын-кызлар турында кайгыртуның яңа үрнәген булдырырга ярдәм итә, дип билгеләп үтте. Шулай ук бу ана булу кыйммәтен расларга мөмкинлек бирә һәм җәмгыятьтә йөкле хатын-кыз статусын ныгыту нәтиҗәсендә туучылар санын арттыруга ярдәм итә.

ЗАГС бүлеге начальнигы Альбина Шәрәфетдинова, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Рәкыйпова, Россия Пенсия фонды клиентлар хезмәте җитәкчесе урынбасары Венера Садеева, үзәк район хастаханәсенең акушер-гинекология хезмәте мөдире Светлана Тяхина, район мөселман хатын-кызлары Советы Рәисе Инзия Шәрәфетдинова һәм благочинный Сергий Радонежский чиркәве настоятеле иерей Павел Пурлов йөкле хатын-кызларга карата үгет-нәсыйхәт сүзләре белән чыгыш ясадылар. Очрашу иркен шартларда узды: мәшәкатьләр һәм ихтыяҗлар, ташламалар һәм пособиеләр, йөкле хатыннарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән программалар турында сөйләштеләр, шәхси тарихлары белән уртаклаштылар.

Бәйрәмдә йөкле хатын-кызлар файдалы мәгълүмат алу белән бергә үзешчән артистларның чыгышларыннан да ләззәт ала алдылар. Ә чара азагында булачак әниләргә чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International