Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында «Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне-2025» тантаналы чарасы узды

2025 елның 11 апреле, җомга

Традиция буенча, Чүпрәле районы мәдәният йортында Чүпрәле егетләренең Россия Кораллы Көчләре сафларына язгы чакырылуына багышланган чара — Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне узды.

Чарада Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗанов, Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин, Иске Чокал авылыннан иман хатыйб Рамил Айзятов һәм изге Сергий Радонежский хөрмәтенә төзелгән чиркәү настоятеле иерей Павел Пурлов катнашты.

Хәрби хезмәткә чакырылучыларга шулай ук Чүпрәле муниципаль районы сугыш хәрәкәтләре ветераннары советы рәисе Виктор Петухов, Россия чик сакчылары берлегенең җирле бүлекчәсе рәисе Альберт Сөләйманов, Чечня республикасында сугыш хәрәкәтләре ветераны, Чүпрәле районында «Ватан Калканы» иҗтимагый оешмасы рәисе Даниил Ефимов һәм махсус хәрби операция ветераны Алексей Ягашкин сәламләү сүзләре һәм изге теләкләр белән мөрәҗәгать иттеләр.

Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин билгеләп үткәнчә, Россия солдаты исемен чүпрәлеләр, кайда гына хезмәт итсәләр дә, намус һәм горурлык белән йөртергә, әниләренең һәм әтиләренең лаеклы уллары булырга тиеш.

«Армиядә хезмәт итү - һәр ир-атның бурычы ул», - диде Радик Төхфәтуллин.

Чарада Иске Чокал авылыннан иман хатыйб Рамил Айзятов һәм изге Сергий Радонежский хөрмәтенә төзелгән чиркәү настоятеле иерей Павел Пурлов котлау сүзләре әйттеләр.

Хәрби хезмәткә чакырылучы Александр Аръяховтан лаеклы хезмәт теләкләре яңгырады. Ул үзенә һәм дусларына җиңел хезмәт теләде һәм аларның бу җаваплы юлны лаеклы үтәчәгенә ышаныч белдерде.

Чара барышында хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм кунаклар өчен тематик җырлар һәм биюләр яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International