«Зарница −2025» патриотик хәрби-спорт уеннарының муниципаль этабы 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе базасында үтте.
Анда Зур Аксу, Алешкин-Саплык һәм Городище мәктәпләренең урта төркем, шулай ук, Матак, Түбән Чәке, Марс, Иске Чокалы, Иске Шәйморза, Иске Кәкерле, Чуваш Чүпрәлесе, Шланга, Кече Чынлы, Уби мәктәпләренең, 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең һәм Иске Чүпрәле күппрофильле лицееның өлкән төркем командалары катнашты.
«Зарница» хәрби-спорт уеннары гражданлык, патриотизм, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, хәрби-гамәли спорт төрләрен үстерү максатыннан ел саен үткәрелеп килә. Быел исә уеннар ике көн дәвам итте. Чара "Беренчеләр хәрәкәте"нең райондагы бүлеге тарафыннан оештырылган иде.
Уеннарга старт бирү тантанасына махсус хәрби операциядә катнашучы Алексей Ягашкин һәм Фәнис Хәйруллин чвкырылды.
Ике көн дәвамында командалар хәрби спорт уенында иң яхшы нәтиҗәләрне күрсәтергә тиеш иделәр. Барлык командалар да ярышларга тиешле дәрәҗәдә әзерләнгәннәр, биремнәрне төгәл үтәүләре, стройда төз йөрүләре, беренче медицина ярдәмен дә тиз һәм дөрес күрсәтә белүләре дә моңа дәлил булды.
Соңыннан исә уенның һәр дисциплинасы буенча җиңүче командалар билгеләнде. Аннан соң командаларның барлык дисциплиналар буенча уртак балларын санап, җиңүче команда ачыкланды.
Яшь буенча урта төркем командалары арасында гомуми команда зачетында Городище урта мәктәбе командасы 1 урынга лаек дип табылды, 2 урынны — Зур Аксу һәм 3 урынны Алешкин-Саплык урта мәктәпләре командалары яулады.
Яшь буенча өлкән төркем командалары арасында гомуми команда зачетында 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе командасы, иң зур балл җыеп, «Зарница - 2025» хәрби-спорт уенының муниципаль этабында җиңүче булды, 2 урында — Иске Чүпрәле күп профильле лицее командасы, 3 урынны Иске Кәкерле урта мәктәбе командасы яулады.
Төрле дисциплиналар һәм гомумкоманда зачетында призлы урыннар яулаган командаларга Айрат Җәлалов, Илнур Мавзютов һәм Ранилә Алиуллова Грамоталар, «Зарница - 2025» эмблемасы төшерелгән футболкалар һәм медальләр тапшырдылар.
Бүләкләр «Беренчеләр хәрәкәте»нең райондагы бүлеге тарафыннан әзерләнде.
Урта һәм югары төркем командалары арасында 1нче урыннарны яулаган Городище һәм 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәпләре командалары ярышларның зона этабында район данын яклаячаклар.
«Зарница» хәрби-спорт уеннары вакытында укучылар төрле сынаулар буенча ГТО нормативларын да тапшырдылар.
Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексы «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.