Бакча сезоны алдыннан Татарстан Республикасы буенча Росреестр һәм Роскадастр экспертлары 9 апрельдә гражданнар өчен бакчачылык ширкәтләрендә урнашкан күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрәчәк.
“Дача амнистиясеннән” ничек файдаланырга? СНТда торак йортны рәсмиләштереп буламы? “хәбәр итү тәртибе” яки “дача амнистиясе” - нинди тәртип өстенлекле? Ташландык җир кишәрлеген СНТга бушлай рәсмиләштереп буламы, һ. б. турында (843) 255-25-71 телефоны буенча шалтыратып белергә мөмкин булачак.
Бу һәм башка мәсьәләләр буенча иртәгә сәгать 10нан 12 гә кадәр киңәшләшергә була.
Шалтыратыгыз һәм сорауларыгызны бирегез! Иң популяр җаваплар ведомствоның рәсми ресурсларында урнаштырылачак.
Республика районнарындагы белгечләрнең телефоннарын Татарстан Росреестры сайтының «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» - «Кайнар линияләр» бүлегендә белергә була.