Россия Почтасы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган открытка чыгарачак. Рәсемне Бөтенроссия балалар рәсеме конкурсында катнашучыларның иҗади эшләре арасыннан сайлап алачаклар.
Балалар рәсеме буенча почта конкурсы тарихи хәтерне саклауга, ил тарихын өйрәнүгә кызыксынуны арттыруга, үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек хисе, ата-бабалар һәм Ватанны саклаучылар истәлегенә хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
Почта открыткасы эскизын ясау конкурсында җиде яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр: гомуми белем бирү учреждениеләре, сәнгать мәктәпләре һәм студияләре, сәнгать мәктәпләре укучылары, шулай ук иҗат көллиятләре һәм училищелар студентлары катнаша ала.
Катнашу өчен төрле техникаларда: рәсем сәнгате, автор яки компьютер графикасы, коллаж һәм башка техникаларда нәфис открытканың кызыклы, якты, истә калырлык эскизын төзергә кирәк. Шул ук вакытта нейрочелтәрләр һәм башка кушымталар тарафыннан программа алгоритмнары ярдәмендә ясалма сурәтләр ясау өчен, авторлык осталыгы күнекмәләрен кулланмыйча булдырылган эшләр кабул ителми.
“Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына” Бөтенроссия балалар рәсеме конкурсы. Ватанны саклаучылар елын Россия Почтасының “Марка” АҖ бүлендек компаниясе Россия Рәссамнар берлеге һәм Россия филателистлар берлеге Мәскәү бүлеге ярдәмендә үткәрә.
30 апрельгә кадәр гариза бирергә һәм конкурс эшенең электрон вариантын карауга җибәрергә кирәк. Конкурс нәтиҗәләре 9 майда игълан ителәчәк.
“Почта России” АҖнең “Татарстан почтасы” ФПХИ матбугат хезмәте