Зур Аксу мәктәбеннән Гордеева Ангелина “Әти, әни, мин – ГТО гаиләсе” республика онлайн акциясендә җиңүчеләр арасында

2025 елның 2 апреле, чәршәмбе

Акциянең республика этабында һәр районнан берәр иң яхшы видеоролик каралды.

“Әти, әни, мин – спорт гаиләсе” республика онлайн акциясенең нәтиҗәләре билгеле булды.

Конкурс жюрисы республика этабында катнашкан 13 муниципаль район командасын бүләкләргә карар кылды: Азнакай, Апас, Баулы, Бөгелмә, Чүпрәле, Казан шәһәре, Лениногорск, Минзәлә, Яңа Чишмә, Нурлат, Саба, Спас, Ютазы районнары.

Җиңүчеләр арасында Зур Аксу урта мәктәбе укучысы Гордеева Ангелинаның (11 яшь) видеоролигы да бар. Ангелинаны лаеклы җиңүе белән котлыйбыз һәм аңа алга таба уңышлар телибез.

Исегезгә төшерәбез, “Әти, әни, мин – ГТО гаиләсе” республика онлайн акциясе ГТО хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан Ватанны саклаучыларны популярлаштыру буенча видеороликлар конкурсы. Видеороликта гаиләңдәге Ватанны саклаучылар турында сөйләргә кирәк иде.

Акциянең муниципаль этабы 2025 елның 20 февраленнән 20 мартына кадәр барлык муниципаль берәмлекләрдә, республика этабы 2025 елның 20 мартыннан 28 мартына кадәр узды.

Акциянең республика этабында катнашучыларның барысы да дипломнар һәм “ГТО” ВФСК сувенир продукциясе алачак.

Исегезгә төшерәбез, ВФСК ГТО “Физик культура һәм спортны үстерү” дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International