Татарстанда 2025 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе башланды

2025 елның 2 апреле, чәршәмбе

Татарстанда 2025 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе башланды.

Республикада газета-журналларга язылу кампаниясе башланды. Ә 2-12 апрельдә сайланган басмаларны Россия почтасы каталогыннан 20% ка кадәр ташлама белән алырга мөмкин.

Почта нәшрият йортлары белән бергә язылу бәясен 2 000 гә якын басмага киметә. Алар арасында-балалар, иҗтимагый-сәяси, күңел ачу, фәнни-популяр һәм тармак газета-журналлары. Аларга 20% ка кадәр ташлама белән 2 апрельдән 12 апрельгә кадәр язылырга мөмкин.

Тәкъдим республиканың барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылу рәсмиләштерүче почтальоннарда бар. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучы клиентлар кирәкле басманы исем яки язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча сайлый ала, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак.

Татарстанлылар шулай ук интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә  «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International