Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге апрель аенда Татарстан ветераннарына бер тапкыр акча күчерәчәк

2025 елның 1 апреле, сишәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге апрель аенда Татарстан ветераннарына бер тапкыр акча күчерәчәк. Аны төбәктә яшәүче 8,7 меңнән артык кеше алачак, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Социаль фондының ТР буенча бүлегендә.

«80 мең сум күләмендәге түләүне Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар, аларның тол хатыннары, нацист концлагерьларының балигъ булмаган тоткыннары һәм «Ленинградны саклаган өчен» медале, «Камалыштагы Ленинградта яшәүче», «Камалыштагы Сталинградта яшәүче», «Камалыштагы Севастопольдә яшәүче» билгеләре белән бүләкләнгән гражданнар алачак», – дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

Тыл хезмәтчәннәре һәм фашизмның элеккеге балигъ булган тоткыннары 55 мең сум күләмендәге түләүгә өметләнә ала. Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга исә 10 мең сум күләмендә акча күчереләчәк.

«Әлеге түләүләрне, яшәү урынына карамастан, барлык ветераннар да алырга хокуклы. Аны алу өчен Россия Социаль фондының ТР буенча бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Ветераннарга ул пенсияләрне китерүнең элеккеге графигы буенча пенсия белән бергә киләчәк», - дип аңлатты РФ Социаль фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International