Надия Абдулла кызы Сабирҗанова колхозда эшләгән.
Бүген, 2025 елның 10 мартында, Иске Шәйморза авылында яшәүче Надия Абдулла кызы Сабирҗанова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Аны истәлекле дата белән Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗанов, шулай ук авыл җирлеге башлыгы Илһамия Мөхитова котлады.
Кунаклар юбилярга РФ Президенты исеменнән котлау открыткасы һәм район Башлыгы исеменнән бүләк тапшырдылар, иң изге теләкләр теләделәр.
Надия Абдулла кызы Сабирҗанова Иске Шәйморза авылында туып үскән. Колхозда эшләгән. Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашына кияүгә чыга.
Бүген Надия Сабирҗановна кызы белән яши, ире моннан 27 ел элек вафат булган. Юбилярның гаиләсе бик зур.
Балалары, оныклары һәм оныкчыклары гел килеп йөрүләре белән сөендерәләр. Һәм бүген, юбилей көнендә дә, балалары аны котларга килделәр. Сәламәтлек һәм барысы да яхшы булуын теләделәр.