Хезмәтләр күрсәткәндә һәм товарлар сатып алганда кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «Кайнар линия»

2025 елның 10 марты, дүшәмбе

2025 елның 15 марты – Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне. Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе һәм «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ 10 марттан 21 мартка кадәр хезмәт күрсәткәндә һәм товарлар сатып алганда кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «Кайнар линия» оештырачак.

Шалтыратулар Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Буа территориаль бүлеге телефоны буенча кабул ителәчәк 8(84374) 3-52-89, 3-17-04; 8(84373) 2- 52-59 эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр һәм 13.00 сәгатьтән 16.40 сәгатькә кадәр.

«Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ Яшел Үзән филиалы консультация пунктының Буа, Чүпрәле, Апас, Тәтеш районнары территориясе буенча телефоны – (84374) 3 26 76 эш көннәрендә 8.00 дән 12.00 гә кадәр һәм 13.00 дән 16.40 га кадәр;

- Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәге телефоны – 8 800 555 49 43 тәүлек буе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International