Бәйрәмнең төп сыйлары-кайнар, хуш исле коймак.
Бүген, 2025 елның 8 мартында, Халыкара хатын — кызлар көнендә Чүпрәле районының «Чүпрәле» паркында күңелле бәйрәм-“Май чабу” булды. Кунаклар һәм район халкы чын әкият атмосферасына чумды.
Бәйрәмдә мәдәният хезмәткәрләре барысын да уеннарга җәлеп итте, капчык киеп сикерү, аркан тартышу һәм башка уеннар буенча ярышлар оештырды.
Традиция буенча оештыручылар бай эчтәлекле программа әзерләгәннәр. Бәйрәмнең төп сыйлары-кайнар, хуш исле коймак.
Бәйрәмдә шулай ук Базар да эшләде, анда чүпрәлеләр якыннарына 8 Мартка бүләкләр сатып ала алды.
“Май чабу”ның кульминациясе кышның тәмамлануын һәм язның җитүен символлаштырган карачкы яндыру булды.