Чүпрәле районының «Муниципаль сәгате» Казанда узачак

2025 елның 10 марты, дүшәмбе

Чүпрәле районының “Муниципаль сәгате” Казанда узачак, районыбызның икътисадый һәм инвестицион потенциалы турында сөйләрбез.

Иртәгә, 11 март көнне 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш Агентлыгында (Казан, агрономия ур., 11 йорт).

ТР ИҮА рәсми төркемендә турыдан-туры трансляция: vk.com/investtatarstan

“Муниципаль инвестиция сәгате” – Татарстанда инвестиция эшчәнлеге турында фикер алышу өчен ачык мәйданчык.

Республика районнары башлыклары инвестицияләр өчен мөмкинлекләр, эре проектлар, бизнеска ярдәм итү чаралары турында сөйлиләр. Проектта инвесторлар актив катнаша.

Эшмәкәрләр дулкынландыргыч сораулар бирә ала һәм республикадагы инвестицион климат өчен җаваплы хакимият органнары вәкилләреннән оператив җаваплар ала алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International