Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 21 февралендә 20 сәгатьтән 22 февральнең 10 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
22 февральдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә аязайган вакытта һава температурасы -25...-28˚ кадәр төшәчәк, аерым районнарда томан булуы көтелә
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе киңәш итә:
Томан вакытында:
Әгәр дә сез, табигатьтә булганда, томан куеруын сизсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан вакытында машинада хәрәкәт иткәндә, тизлекне арттырудан, алдагы транспортны узып китүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән бәйләнгән. Томанның ераклыкны күрсәтмәвен исәпкә алу мөһим: гади дистанцияне арттыру, тизлекне киметү максатка ярашлы.
Кискен туктарга ярамый, кирәк булганда тизлекне салмак кына киметү сорала. Сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтү өчен тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк. Хәрәкәт вакытында томанда машина йөртүчеләрнең арыганлыгы арта, сак булу бик мөһим.
Мөмкин булганда, ерак араларга сәфәр чыгулардан баш тартыгыз.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тотыгыз һәм үтәгез:
· алкоголь эчмәгез, беркайчан да караватта тәмәке тартмагыз!
· балаларны күзәтүсез калдырмагыз, аларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтегез;
· беркайчан да төзек булмаган электр чыбыкларын кулланмагыз, электр челтәрен артык йөкләмәгез, электр җылыткычларын кулланганда сак булыгыз;
· электр һәм газ приборларын караучысыз калдырмагыз.
Түбән температура булганда
Салкыннан һәм туңудан саклану өчен, кирәк булмаса урамга чыкмаска, балалар, йорт хайваннарын урамда озак тотмаска һәм ерак сәяхәтләрдән тыелырга кирәк. Мөмкин булса, табигатьтә озак йөрүдән баш тартыгыз.
Туңу куркынычының төп факторлары булып: тыгыз һәм дымлы кием һәм аяк киеме, кан тамырлары белән проблемалар, алкоголь исереклеге, шулай ук хәлсезлек һәм артык арыганлык тора. Салкыннан саклану өчен катламлы киенегез – катламнар арасындагы һава җылылыкны саклый; йон оекбаш киегез – ул дымны сеңдерә, аякларны коры тота. Җылы бияләйләр, баш киеме һәм шарфсыз салкынга чыкмагыз, даими актив хәрәкәт мөһим.
Көчле салкыннарда еракка йөрмәү һәм сәяхәт итмәү яхшырак. Юл-транспорт һәлакәтләре, автомобиль механизмнарында кинәт килеп чыккан төзексезлек кискен арта. Машина йөртүчеләргә дә үз куркынычсызлыгын истә тотарга кирәк: сезон буенча киенергә, җылы өс һәм аяк киеме турында онытмаска, кайнар чәй запасы булдырырга, мөмкин кадәр ягулык запасы булырга тиеш.
Туңганда беренче ярдәм:
Әгәр дә артык өшегән булсагыз -тиешенчә җылыныгыз, җылы бүлмәдә берничә сәгать утырыгыз, ашагыз. Әгәр дә туңу булса, шунда ук табибка мөрәҗәгать итегез.
Әгәр дә медицина ярдәме булмаса, җиңелчә яки көчле туңу булганда нәрсә эшләргә?
- Зыян күрүчегә яңадан башка кием кидерегез. Юеш киемнәрен салдырыгыз һәм аны җылы одеял белән төрегез. Зыян күргән тән өлешләренә кагылмагыз!
- Җылы суда җылытыгыз, су температурасы 40-42 градус булырга тиеш, әгәр термометр булмаса, терсәк белән су температурасын билгеләгез. Терсәгегез пешмәсә - температура яхшы. Туңган урынны суга куегыз һәм тире алсу төскә кергәнче, сизгерлек кайтканчы тотыгыз. Зыян күргән участок савытка бәрелергә тиеш түгел. Әгәр дә битегез яки колакларыгыз туңса, йомшак тукыма белән җылы компресс куегыз.
- Киптерегез һәм төрегез.Зарарланган урынны чиста материал белән урагыз. Әгәр бу аяк яки кул икән, һәр бармакны урарга яки мамык тампоннарны бармаклар арасына куярга кирәк, шул рәвешле киптерергә. Инфекция зарарланган тире аша үтеп кермәскә тиеш.
- Җитәрлек күләмдә, алькогольдән башка, җылы эчемлекләр эчерегез. Бу нормаль тән температурасын тотарга һәм кан әйләнешен яхшыртырга ярдәм итәчәк.
Нинди генә очракта да сез һәрвакыт «112» бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.