Ел башыннан республиканың төрле почмакларында Ватанны саклаучылар елына багышланган тантаналы чаралар башланды.
Бүген, 2025 елның 20 февралендә, шундый бәйрәм чарасын Татарстан Республикасының Чүпрәле районында да уздырдылар.
Тантана Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров, Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗанов һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннары советы рәисе Виктор Петуховның сәламләү сүзләре белән ачылды. Алар якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне, 23 февраль көне белән котладылар һәм Ватанны саклаучыларга тирән рәхмәтләрен белдерделәр. Чара кысаларында яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләүгә керткән зур өлешләре һәм махсус хәрби операция барышында хәрби вазыйфаларны башкаручы хәрбиләргә шәхси ярдәмнәре өчен рәхмәт хатлары тапшырылды.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Чүпрәле районы буенча бүлеге, халыкны социаль яклау, газ хезмәте һәм башкалар тарафыннан концерт программасы әзерләнгән иде. Ватан, бөек Россия һәм ватанпәрвәрлек турында тирән эчтәлекле җырлар яңгырады. Тамашачыларга илебез өчен бердәмлек һәм горурлык атмосферасы тудыручы якты бию номерлары да әзерләнгән иде.