Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Чуваш Чүпрәле авылында яшәүче Мария Сачкова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2025 елның 19 феврале, чәршәмбе

Бүген, 2025 елның 19 февралендә, Татарстан Республикасы Чүпрәле районының Чуваш Чүпрәле авылында яшәүче Мария Степановна Сачкова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бу көнне юбиляр Чүпрәле муниципаль районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухиннан, Чуаш Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы Виталий Землемеровтан җылы котлау сүзләре кабул итте. Кунаклар юбилярга РФ Президенты В.В. Путин исеменнән котлау открыткасы, Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләк, чәчәкләр тапшырдылар, сәламәтлек, бәхет теләделәр.

Мария Степановна Чуваш Чүпрәле авылында туып үскән. Аларның гаиләсендә дүрт бала була, ә Мария Степановна-иң өлкәне. Юбилярның балачагы һәм яшьлеге сугыш елларында һәм сугыштан соңгы елларда уза. Аңа бик күп кыенлыклар кичерергә туры килә. Шуңа карамастан, ул бүгенге көнгә кадәр күңел күтәренкелеген саклаган, бик актив, хәтере яхшы, ул үткән елларның барлык вакыйгаларын хәтерли.

Мария Степановна үзенең авылдашы Владимир Егорович Сачковка кияүгә чыга. Өйләнешкәч, алар вербовка буенча Ерак Себергә китәләр. Алар анда колхозда эшләгәннәр. Соңыннан ире белән Ульяновскийга кайтканнар. Ире паровозда эшли башлаган, ә Мария Степановна Ташкент – Ульяновск поездын озатучы булып эшләгән. Юбиляр сөйләвенчә, ул бу эштә пенсиягә кадәр эшләгән. Аннары алар ире белән Чуаш Чүпрәле авылына күчеп кайталар һәм бүтән авылдан китмиләр. Мария Степановнаның ире Владимир Егорович колхозда эшләгән.  

Ире белән бергә алар кызлары Елена һәм уллары Петрны тәрбияләп үстерәләр. Мария Степановнаның балалары икесе дә Ульяновск шәһәрендә яшиләр. Моннан 16 ел элек Владимир Егорович та вафат була. Мария Степановна бүген үз йортында ялгызы яши, аны өч ел инде социаль хезмәткәр Наталья Фадеева карый. Балалары да әниләре янына ешрак килергә тырышалар. Мария Степановна әлегә балалары янына күченергә, йортын һәм туган авылын ташлап китәргә теләми.

Олы яшьтә булуына карамастан, ул гармунда уйный, рус, чуваш, хәтта татар телендә җырлар, такмаклар җырлый. Кунаклар өчен дә ул гармунда уйнады, үзенең яраткан җырларын һәм такмакларын җырлады, барысын да үзенең 100 еллык юбилеена чакырды.

Юбилей көнендә дә аның балалары кайткан, алар әниләрен юбилее белән котладылар һәм аңа зур рәхмәт сүзләре җиткерделәр, сәламәтлек, бәхет һәм бетмәс-төкәнмәс энергия теләделәр.

Юбилярга киләчәктә дә сәламәтлеге какшамасын, тормыш сөючәнлеге һәм оптимизмы беркайчан да бетмәсен, ә якыннары үзләренең кайгыртулары һәм игътибарлары белән сөендереп яшәсеннәр дип телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International