Чүпрәле районында Әфганстаннан гаскәрләрне чыгару хөрмәтенә пневматик винтовкадан ату буенча ярышлар узды

2025 елның 19 феврале, чәршәмбе

«Чемпион» спорт-сәламәтләндерү комплексында сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар һәм запастагы сугышчылар пневматик винтовкадан ату осталыкларын күрсәттеләр. Турнир Совет гаскәрләрен Әфганстан Республикасыннан чыгаруга 36 ел һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде.

Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗанов, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Вилданов, Чүпрәле районының «Форпост» директоры Альберт Сөләйманов, Әфганстан һәм Чечня хәрби хәрәкәтләре ветераннары, ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучылар җылы сәламләү сүзләре әйттеләр.

Команда зачеты йомгаклары буенча призлы урыннар:

1 урын – запастагы чик сакчысы Әхтәмов Раил

2 урын – сугышчы-интернационалист Мулеев Петр

3 урын – Төньяк Кавказдагы террорчылыкка каршы операцияләрдә катнашучы Чернов Михаил

4 урын – махсус хәрби операциядә катнашучы Хайруллин Фәнис

5 урын – махсус хәрби операциядә катнашучы Ягашкин Алексей  

Гомумкоманда зачетында беренче урын өчен кубокны сугышчы-интернационалистлар, әфганлылар алды.

Призерлар һәм җиңүчеләр кубоклар, медальләр, грамоталар һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Турнир барышында укучылар «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы сынауларын үтәделәр.

ВФСК ГТО «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International