Чүпрәледә «ТНВ-ТЯГ» хәрәкәтенең территориаль бүлекчәсенә яңа рәис сайланды

2025 елның 18 феврале, сишәмбе

Конференция эшендә Татарстан Республикасында «ТНВ» хәрәкәте башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова катнашты.

Район Башкарма комитетлар залында Татарстан Республикасы «ТНВ–ТЯГ» иҗтимагый хәрәкәте территориаль бүлекчәсенең хисап-сайлау конференциясе узды. Аның эшендә территориаль бүлекчә Советының яңа составы, хәрәкәтнең яңа рәисе һәм яшьләр секторының яңа җитәкчесе сайланды.

Хәрәкәтнең рәисе итеп, тармак технологияләре техникумы директоры Фәнил Яфизов бертавыштан сайланды. Районда яшьләр бүлеге җитәкчесе итеп «Талантлар планетасы» балалар иҗат йорты директоры Олег Кузнецов билгеләнде.

Татарстанда әлеге иҗтимагый хәрәкәт оешканнан бирле территориаль бүлекне 26 ел дәвамында район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов җитәкләде. Ул әлеге бүлекнең райондагы эшчәнлегенә тулы анализ ясап, узган елдагы уңышлары турында сөйләде.

“Хәрәкәт үсеп килүче буынны спорт буенча, сәламәтлек өлкәсендә, мәдәният һәм яшьләрне патриотик тәрбияләүдә бәяләп бетергесез өлеш кертә,”- дип билгеләп үтте Айрат Җәлалов.

Алсу Тарханова «ТНВ–ТЯГ» хәрәкәтенең Чүпрәле районындагы территориаль бүлекчәсе эшен югары бәяләде, Айрат Җәлаловка әлеге юнәлештә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт сүзләре белдерде, Фәнил Яфизов җитәкчелегендәге яңа составка уңышлар теләде, бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International