Район башлыгы Марат Гафаров Иске Чүпрәле авылы тыл хезмәтчәннәренә Җиңүнең 80 еллыгына медальләр тапшырды

2025 елның 18 феврале, сишәмбе

2025 елда илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтә. Бу истәлекле дата хөрмәтенә Россия Президенты Владимир Путин юбилей медален гамәлгә куйды. Чүпрәле районында фидакарь тыл хезмәтчәннәренә 100 юбилей медале тапшырылачак.

2025 елның 17 февралендә Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров Иске Чүпрәле авылының тыл хезмәтчәннәре Суфия Хәйруллинага, Роза Юсуповага һәм Кәшафетдин Шәрәфетдиновка тирән ихтирам белән юбилей медальләре тапшырды.

Бүләкләнгән тыл хезмәтчәннәренең Барысы да 90 яшьне узып китте. Суфия апа шушы көннәрдә 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте, Кәшафетдин абый быел көзен, ә Роза апа киләсе елда юбилеен билгеләп үтәчәк.

— Бу зур дәрәҗә һәм җиңүчеләр буыны белән тагын бер кат очрашу өчен уникаль мөмкинлек, — дип ассызыклады бүләкләр тапшырганда Марат Гафаров. Ул билгеләп үткәнчә, Җиңү елында фронт файдасына намуслы хезмәт иткән һәркем лаеклы билгеләп үтелергә тиеш, ә бу буын батырлыгы яшьләргә тапшырылырга тиеш.

Белешмә:

Җиңүнең 80 еллыгы медале белән сугышта катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре, блокададагы Ленинград, камалышта калган Сталинград һәм Севастополь халкы, шулай ук концлагерьларның балигъ булмаган тоткыннары бүләкләнде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International