Чүпрәле районында Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 36 ел тулуга багышланган митинг узды

2025 елның 16 феврале, якшәмбе

2025 елның 15 февралендә Чүпрәле районында Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 36 ел тулуга багышланган истәлекле митинг узды. Бу көнне сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, район халкы һәм хакимият вәкилләре ерак Әфган җирләрендә хәрби бурычларын үтәүчеләргә ихтирам белдерү өчен җыелды.

Район Башлыгы Марат Гафаров чыгыш ясап, ветераннарның хезмәттә күрсәткән батырлыкларын билгеләп үтте. Ул әлеге коточкыч вакыйгалар һәм бу сугыштан әйләнеп кайтмаган йөрәккә кадерле геройлар турындагы хәтерне саклауның мөһимлеген ассызыклады.

- Бүген без үзенчәлекле датаны билгеләп үтәбез. Бу-сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган егетләребезне искә алу көне. Чүпрәле районыннан 200 дән артык егет катнашты, 12 солдат әйләнеп кайтмады, бүгенге көндә районда 60 тан артык әфганчы яши. Алар турында истәлекләр яшәгәндә алар яшәячәк, диде Марат Ринатович.

Чыгыш ясаучылар арасында Чүпрәле һәм Буа районы буенча хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин, хәрби хәрәкәтләр ветераннарының иҗтимагый берләшмәсе рәисе Виктор Петухов бар иде.

- Бүген, 15 февральдә, без дәүләтебез тарихында мөһим вакыйга — Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгару көнен билгеләп үтәбез. Бу көн ерак Әфган җирендә илебезне һәм аның мәнфәгатьләрен яклап, интернациональ бурычларын үтәүчеләрнең батырлыгын искә төшерү булып хезмәт итә, - диде хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин.

- Авыр сынаулар һәм авырлыклар кичергән барлык солдатларны, офицерларны һәм аларның гаиләләрен искә алабыз. Сезнең батырлыклар мәңгегә безнең йөрәкләрдә калачак. Сез ныклык һәм намуслылык символы, киләчәк буыннар өчен үрнәк булдыгыз, - диде Виктор Петухов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International