Чүпрәле үзәк район хастаханәсенең 2024 елгы эшенә йомгаклар: төп бурычлар һәм киләчәккә планнар

2025 елның 14 феврале, җомга

Узган ел 2023 ел белән чагыштырганда демография буенча тискәре динамика күзәтелә.

Чүпрәле үзәк район хастаханәсенең медицина-санитария советының киңәйтелгән утырышында 2024 елга йомгак ясалды.

Чарада Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары–Казан шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Филатов, Казан шәһәре клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары Владимир Шерпутовский, 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары Марсель Садыйков, Татарстан Республикасы Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов һәм учреждениенең медицина персоналы катнашты.

Төп доклад белән үзәк район хастаханәсе баш табибы Иосиф Кукушкин чыгыш ясады. Өстәмә докладчылар булып медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары вазыйфаларын башкаручы Илназ Науметов һәм клиник-эксперт эше буенча җаваплы табиб Эльвира Айзатуллина чыгыш ясады.

Иосиф Кукушкин учреждениенең узган елгы эш нәтиҗәләре турында җентекләп сөйләде. Үз чыгышында ул казанышларны да, хәл итүне таләп итә торган төп проблемаларны да билгеләп үтте.

Баш табиб узган ел 2023 ел белән чагыштырганда демография буенча тискәре динамика күзәтелүен сөйләде. 2024 ел нәтиҗәләре буенча районда 302 кеше вафат булган, 112 бала туган.

- 2025 елга туучылар саны арту көтелми, чөнки хатын-кызлар консультатциясендә узган ел белән чагыштырганда авырлы хатын-кызлар саны азрак исәптә тора, - диде ул.

Демографиянең тискәре динамикасының сәбәпләре беренче урында йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары тора, аннан соң тышкы сәбәпләр (бәхетсезлек очраклары, җәрәхәтләр), сулыш органнары авырулары һәм онкология авырулары.

Хезмәткә сәләтле яшьтәге кешеләр арасында үлүчеләр санының күп булуы аеруча борчый, чөнки тышкы сәбәпләр шактый зур өлешне алып тора.

2024 елда онкологик авырулардан 39 кеше вафат булган, бу иртә диагностика һәм вакытында дәвалауның мөһимлеген ассызыклый.

Иосиф Кукушкин игътибарны кайбер аспектларга юнәлтте. Бу яшь белгечләрне беркетү. 

Хастаханәне җиһазландыру. 2024 елда үзәк район хастаханәсе яңа заманча җиһазлар алды, бу диагностика һәм дәвалау сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирде.  

Фельдшер-акушерлык пункты эше.  Авыл фельдшер-акушерлык пунктларын ныгыту һәм ерак торак пунктларда яшәүчеләрнең медицина ярдәменнән файдалана алуын арттыру.  Бүгенге көндә районда 38 фельдшер-акушерлык пунктында бар, шуларның 19ы-модульле. 4 фельдшер-акушерлык пунктында капиталь ремонт ясау планлаштырыла

Халыкка мәгълүмат бирү. Даими тикшерүләрнең мөһимлеге һәм авыруларны иртә ачыклау турында гражданнарның хәбәрдарлыгын арттыру буенча актив эш алып бару.

Ахырда баш табиб агымдагы елга төп бурычларны билгеләде, алар арасында:

- Хезмәткә сәләтле халык арасында үлүчеләр саны кимү. Туучылар санын арттыру.

- Медицина ярдәмен оештыруны яхшырту һәм стационар дәвалау мөмкинлеген арттыру.

- Җиһазларны модернизацияләү һәм яңа медицина технологияләрен кертү эшен дәвам итү.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Филатов үзәк район хастаханәсе коллективына башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм квалификацияле кадрлар һәм заманча җиһазлар булганда оештыру процессларын оптимальләштерүгә игътибарны юнәлтергә кирәклеген билгеләп үтте.

— Агымдагы эшкә җентекле анализ ясарга, проблемалы зоналарны ачыкларга һәм халыкка медицина ярдәменнән мөмкин кадәр күбрәк файдалану мөмкинлеген тәэмин итәргә кирәк. Димәк, фельдшер-акушерлык пунктлары персоналы белән эшләү зарур. Фельдшер-акушерлык пунктлары белән эшләү, ул хастаханәләргә йөрми торган һәм диспансеризация узмый торган халык белән эшләү. Әгәр дә эш бербөтен итеп алып барылса, 2025 ел Чүпрәле үзәк район хастаханәсе өчен яңа казанышлар елы булыр дип ышанам, - дип ассызыклады Владимир Филатов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International