Чүпрәледә кызлар командалары арасында «Мәктәп волейбол лигасы» Чемпионатының муниципаль этабы узды

2025 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Муниципаль этапта район мәктәпләреннән 12 кызлар командасы катнашты.

2025 елның 11 февралендә «Мәктәп волейбол лигасы» республика турниры кысаларында Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларының кызлар командалары арасында 2024-2025 еллар сезоны ярышларының муниципаль этабы уздырылды.

Ярышларда катнашучыларны Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының яшьләр һәм спорт бүлеге начальнигы Руслан Вилданов, район мәгариф бүлеге начальнигы Газинур Хәлиуллин һәм мәгариф бүлеге методисты Илнур Мавзютов сәламләделәр, барлык катнашучыларга нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм, әлбәттә, матур уеннар теләделәр.

Уеннарда 1 нче номерлы Иске Чүпрәле мәктәбеннән, Иске Чүпрәле күппрофильле лицееннан, Яңа Уби мәктәбеннән, Алешкин-Саплык, Городище, Яңа Әлмәле, Иске Шәйморза, Матак, Шланга, Хорновар-Шигали, Уби һәм Олы Аксу мәктәпләреннән 12 кызлар командасы катнашты. Командалар 3 төркемгә бүленгән, һәр төркемдә 4әр команда. Һәр төркем үз командалары белән төрле спорт залларында уйнадылар. «Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексында, «Алтын» универсаль спорт залында һәм 1нче номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең спорт залында уйнадылар.

1, 2, 3 урыннар өчен финал уеннары «Чемпион» физкультура- сәламәтләндерү комплексында узды.

Көчле уеннардан соң иң көчле командалар билгеләнде.

Кызлар командалары арасында беренчелекне Яңа Әлмәле мәктәбе укучылары яулады. Икенче урында Иске Шәйморза мәктәбенең яшь волейболчылары. Өченче урынны Шланга мәктәбе кызлары яулады.

Җиңүче командаларга грамоталар, медальләр, ә 1 урын өчен кубоклар тапшырылды.

Яңа Әлмәле урта мәктәбенең кызлар командасы, муниципаль этапта җиңүче буларак, турнирның зона этабында районыбыз данын яклаячак.

Волейбол ярышлары кысаларында ГТО мобиль мәйданчыгы да оештырылган иде.

ВФСК ГТО «Физик культура һәм спортны үстерү» Дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International